Өйдән эшләүчеләргә бер миллион документны бушлай куллану мөмкинлеге тудырылган
Барлык документлар 30 апрельгә кадәр ачык кулланылышта булачак.
Өйдән эшләүгә күчкән белгечләргә ярдәм йөзеннән “Гарант” компаниясе дә бер млн. документны бушлай куллану мөмкинлеген ачкан. Бу хакта компаниянең рәсми сайты хәбәр итә.
Федераль хокукый актлардан тыш, уникаль материаллар булган чишелеш энциклопедияләрен куллану мөмкинлеге дә тудырылган. Анда юридик затларның эшчәнлеген оештыруга кагылышлы һәм хезмәт мөнәсәбәтләренә бәйле сорауларга җаваплар урнаштырылган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев