Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Өйдә һәм хастаханәдә дәваланучыларга коронавирустан дарулар бушлай була

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан ике даруны медицина учреждениеләреннән тыш кулланырга рөхсәт итте.

Яңа коронавирус инфекциясеннән «Авифавир» даруы өйдә һәм хастаханәдә дәваланучы татарстанлылар өчен мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) буенча каралган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Бу препарат хастаханәгә салыначак кешеләр өчен, һичшиксез, түләүсез, һәм дәвалау ОМС кысаларында башкарылачак. Күпчелек төбәкләрдә Covid-19 белән амбулатор дәвалануда булган пациентлар да бу даруларны бушлай алырга тиеш», - дип аңлатты спикер.

Даруханәләрдә яңа коронавирус инфекциясеннән даруларга бәяне министрлык түгел, ә җитештерүчеләр һәм даруханә челтәрләре урнаштырачак, дип искәртте министр урынбасары.

Жаворонков Татарстанда авыруларны дәвалауда бу даруга карата табибларның дәгъвалары булмавын әйтте.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 авыруыннан амбулатор дәвалау өчен фавипиравир нигезендә ике препаратны кулланырга рөхсәт итте.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X