Өйдә калыгыз
Коронавирус инфекциясе буенча хәл киеренке кала.
Ил башлыгы Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә эшләми торган көннәр дип игълан итте. Ихтыяҗ булган очракта, эшләми торган көннәр чоры төбәкләрдә 7 ноябрьдән соң озайтылырга мөмкин.
– Халыкка бу атнаны бәйрәм көннәре буларак файдаланырга кирәкми: массакүләм чаралар үткәрүне, шәһәрләргә һәм авылларга кайтуны планлаштырмаска кирәк, – дип шәрехләде Роспотребнадзорның Аксубай районындагы идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. – Хәл әле районда да, Татарстанда да киеренке. Бу вакыт коронавирус йогышы тапшыру чылбырын өзү өчен. Бу көннәрдә өйдән чыгуны чикләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев