Аксубаево
  • Рус Тат
  • Өстәмә ял көннәре

    Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында” гы законы нигезендә Ураза бәйрәме бәйрәм көне булып санала.

     ТР Хезмәт,  мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы пресс – хезмәте хәбәр иткәнчә, Ураза бәйрәмен үткәрү ТР президенты Указы белән билгеләнелә. 

    2019 нчы елда Ураза бәйрәме 4 июньдә билгеләп үтелә. Шул рәвешле 2019 нчы елның 4 нче июне ял көне булып санала. 3 нче июньнең эш көне 1 сәгатькә кыскара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: