Аксубаево
  • Рус Тат
  • ОРВИ белән авыручылар саны арта

    Гыйнвар аенда Аксубай районында коронавирус белән авыруның җиде очрагы теркәлгән

    Узган атнаның өч көнендә Аксубай район үзәк хастаханәсе боксына температура һәм ОРВИ билгеләре белән 53 кеше мөрәҗәгать иткән. Пациентлар агымы көннән-көн арта. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары эпидемиологик хәлнең начараюына бәйле рәвештә, хастах нәләрдә планлы тикшерүләр туктатылачак, дигән мәгълүмат тараттылар.

    Аксубай поликлиникасы мөдире Алинә Маланчева хәбәр иткәнчә, диспансеризация кебек планлы тикшерүләр безнең хастаханәдә туктатылмады. Әмма Омикрон таралуга юл куймау өлешендә саклык чаралары һәм таләпләре катгыйланган. Экспресс-тестлар гамәлдән чыгарылган, диагноз кую өчен ПЦРга анализлар кабат республика сәламәтлек саклау учреждениеләренә җибәрелә.

    – Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән пациентларның авыру билгеләре үзгәрмәгән диярлек – томау төшү, баш авырту, кайчакта температурасыз да, – дип шәрехләде табиб. – Прививка ясатучылар авыруны җиңелрәк кичерә.

    Вакцинацияләү башыннан районда 15450 кеше прививка куйдырган, 1455 кеше ревакцинация ясаткан. Татарстанга үсмерләр өчен дә вакцина кайтты. «Спутник M» яисә «Гамм-КОВИД-ВАК М» вакцинасы белән 12 яшьтән 17 яшькәчә балаларга прививка ясарга планлаштыралар. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм РФ Роспотребнадзор рәсми сайтларында таратылган мәгълүматларга караганда, бу вакцина тулысынча олылар өчен вакцинаны кабатлый, тик аның дозасы биш тапкырга киметелгән.

    Алинә Маланчева сүзләренә караганда, Аксубай районы үзәк хастаханәсендә дә үсмерләр өчен вакцина кайтуы көтелә. Беренче чиратта, Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме буенча вакцина хроник авырулары булган, сәламәтлекләре начаррак балаларга юнәлдерелгән.

    Үсмерләргә прививка бары тик ата-аналар ризалыгы белән генә ясалачак.

    Прививка булу-булмауга карамастан Роспотребнадзор кешеләр күпләп йөри торган урыннарга бармаска, учреждениеләрдә битлек һәм температура үлчәү режимын үтәргә киңәш итә. Авыруны кисәтүе җиңелрәк, дигән гыйбарәне дә истән чыгармагыз.

    фото

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: