ОРВИ белән авыручылар арту аркасында Казанда – 14, Түбән Камада ике сыйныф ябылган
Татарстанда 390 бала салкын тидереп авыру сәбәпле өендә укый.
Татарстанда салкын тидереп авыручылар арту аркасында Казанда һәм Түбән Камада 16 сыйныф ябылган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бүгенге көндә 16 сыйныф ябык – бу 390 бала дигән сүз. Шуларның ундүрте – Казанда, икесе – Түбән Камада», - дип искәртте спикер.
Татарстанда уку елы башланганнан алып 26 мәктәптә барлыгы 77 сыйныф ябылган.
Шунысын да искәртик: сыйныфта балаларның 20 яки аннан да күбрәк проценты авырса, бөтен классны дистанцион укуга җибәрәләр.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев