Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Орлыкларны белгечләр тикшерә

Авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә ярдәм итәргә

Урып-җыю тәмамланганнан соң, басу-кырларда тынлык урнашкач, Россельхозүзәк бүлеге хезмәткәрләренең киеренке һәм җаваплы эшләре башлана.

Россельхозүзәк районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән игенчелек буенча үзара хезмәттәшлек итә. Бу оешма хезмәткәрләренең бурычы – орлыкларның чәчүгә яраклыгын билгеләү, игенчеләргә авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә ярдәм итү.

–Игенчеләрнең нинди уңыш үстерүләре безнең орлык материалын ни дәрәҗәдә төгәл һәм сыйфатлы тикшерүебезгә бәйле, – дип билгеләп үтте бүлекчә җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов. – Безнең белгечләр – 1 категори яле агрономнар Гөлнар Гатина, Айсылу Зәйдуллина, Миләүшә Сыраева һәм Раҗия Сабитова бик тырыш, югары профессиональ дәрәҗәгә ия.

Тикшерү өчен Россельхозүзәк бүлегенә бөртекле, кузаклы культураларның, күпьеллык үлән орлыкларының меңнән артык үрнәге китерелә. Лабораториядә бу үрнәкләрнең тишелешенә, авырулар белән зарарлануына, чүп үләннәре орлыгы булуына, чисталыгына тикшерү үткәрелә. Орлыклар өстендә эшләү процессы төгәллек һәм пөхтәлек таләп иткән озак вакыт сорый. Лаборатория тикшерүләренә нигезләнеп, орлык материалының һәр партиясенә агрономнар нәтиҗә бирә. Алар шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләренә орлыклар сыйфатын яхшырту буенча күрсәтмәләр дә бирә алалар.

Чәчү кампаниясен уздыру өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 7 мең тоннага якын орлык материалы кирәк. Россельхоүзәк белгечләре киләсе ел уңышына яхшы нигез салынуын билгеләп үттеләр. Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көзге культуралар чәчкәндә махсуслашкан орлык заводыннан югары репродукцияле орлыкларның 5-6 төрле сорты кулланылган. Район фермерлары киләсе уңыш өчен 60 проценттан артык элиталы орлык салганнар.

Уңышка берничә факт о р й о г ы н т ы я с а р г а мөмкин. Алар арасында вак кимерүчеләр, бөҗәкләрнең булуы да бар. Аларның бик тиз үрчүе агрономнарның һәм игенчеләрнең бөтен тырышлыгын юкка чыгарырга мөмкин. Уңышны саклау өчен корткычларга каршы көрәшергә кирәк. Россельхозүзәк белгечләре теге яки бу ситуациядә нинди препаратларны кулланырга кирәклеге турында киңәш бирә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев