Оперштаб: Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны кими башлады
Үлем очраклары кимүнең сәбәбе - Россиянең барлык төбәкләрендә дә прививка ясау кампаниясен уздыру.
Россиядә коронавирустан үлүчеләр санының кимүе күзәтелә. Шулай итеп, узган тәүлектә 785 үлем очрагы, алдагы тәүлектә 791 очрак теркәлгән иде, дип хәбәр итә Covid-19га каршы көрәш буенча оперштаб.
Шулай ук узган көндә Россиянең 85 төбәгендә 20 992 яңа коронавирус очрагы ачыкланган, 20 351 кеше тулысынча терелгән. Covid-19ның иң күп очраклары Мәскәүдә (1925), Санкт-Петербургта (1691), Мәскәү (1029), Свердловск (517) һәм Түбән Новгород өлкәләрендә (506) ачыкланган.
Үлем очраклары кимүнең сәбәбе — Россиянең барлык төбәкләрендә дә прививка ясау кампаниясен уздыру. Хәзерге вакытта илебездә җитештерелгән дүрт препаратның берсе: «КовиВак», «ЭпиВакКорона», «Спутник V» яисә «Спутник Лайт» белән вакцина ясатырга мөмкин.
Источник: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев