Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Оныкларымның үскәнен күрәсем килә, шуның өчен прививка ясаттым

Аксубай районы халкы прививка кампаниясенә актив кушылды.

Районның 400 дән артык кешесе «Спутник V» вакцинациясен куйдырды. Бүген алдан язылып көтеп торырга кирәкми – прививканы мөрәҗәгать иткән көнне поликлиникада да, район ФАПларына чыгып та ясыйлар. Прививка ясаучылар көннән-көн арта бара.

Вакцинация – районның баш табибының аерым контролендә, ФАПларга ул шәхсән үзе чыга, вакцинацияләү процессын күзәтә, кабул итүләр алып бара.Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасының прививка ясау кабинеты янында кеше күп. Педагогика ветераны, 68 яшьлек Павел Крюковны да без биредә очраттык.

– COVID-19 авыруыннан вакцина эшләү турында сүз чыгуга ук, аны куйдырачакмын, дип карар кылдым. Берничә ел элек мин йөрәккә операция кичердем, бу мәкерле чир күпме кешене алып китә, шуңа күрә үземне куркыныч астына куярга теләмәдем. Диспансеризациягә прививкага язылу нияте белән килгән идем, ә монда чират юк икән – бары вакытны гына билгеләделәр. Оныгыма ике яшь, менә-менә тагын берсе туарга тора, авырырга хакым юк, аларның ничек үсүләрен күрәсем килә, – ди тәвәккәл Павел Иванович. – Әйе, битлектән йөрү дә туйдырды, барысы да тизрәк прививка ясатсын һәм гадәти тормышка кайтсак иде.

P.S.: Соңрак Павел Крюков вакцинаны ничек кичерүе турында белү өчен, без аның белән телефон аша аралаштык.

– Температура булмады, иртән күтәренке кәеф белән тордым, өй эшләре белән шөгыльләнәм, бар да гадәттәгечә, – диде педагогика ветераны. – 10 мартта икенчесен куйдырам һәм тынычлап яшәячәкмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев