Аксубаево
  • Рус Тат
  • Оныклары аңа күңелсезләнергә ирек бирми

    Тыл ветераны Фаина Васильевна Бочкарева 90 яшен тутырды.

    Юбиляр 1930 елның 5 ноябрендә Дмитривка авылында яшәүче Лаврентьевларның зур, тату һәм тулы гаиләсендә дөньяга килә.

    Тик сугыш барысын да челпәрәмә китерә. Сугыш башланганда Фаинага нибары 9 яшь була. 1941 елда гаиләдәге ир-атлар: әтисе һәм аның ике бертуганы фронтка китәләр. Фронттан хат килгәч барысы да шатлана, бәхеттән сикерә торган булганнар, тик 26 июльдә гаиләгә кара кәгазь килә – әтиләре сугышта авыр яралардан һәлак була.

    Сугыш вакытында Фаина әнисе, игезәк энеләре Сергей һәм Анна белән кала, абыйсы Александр һәм тагын ике бертуганы кече яшьтә үк үлә. Нык авыр була. 9 яшьлек кызчык эшли башлый, урман ташый, шул ук вакытта энесе белән сеңлесен дә караша. Чиркәү каршындагы мәктәптә укый, 4 сыйныф тәмамлый. Бишенче сыйныфка бара алмый, әнисенә булышырга кирәк була.

    Авыр сугыш елларында гаиләне ачлыктан сыер һәм бакча саклап кала, әмма бөтен сөтне дә, бәрәңгене дә диярлек фронт өчен, Җиңү өчен тапшырырга туры килә.

    Сугыштан соң да тормышлар озак җайланмый әле, ярдәм көтәр кеше юк, әтиләре дә, аның ир туганнары да яу кырында ятып калалар. Фаина Васильевна авырлыклар алдында баш ими, алдагы хезмәт юлы терлекчелектә үтә аның, шуннан лаеклы ялга чыга. Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

    Язмышын авылдашы Александр Бочкарев белән бәйли. Дүрт кыз: Нина, Наталья, Лидия һәм Татьянага гомер бүләк итәләр алар. Нина, кызганычка каршы, 21 яшендә дөнья куя.

    Бүгенге көндә Фаина Бочкарева кызы Лидия тәрбиясендә гомер итә. Калган кызлары да әниләренең хәлен белеп, кирәк булганда ярдәм итеп торалар. Әбекәйнең балдан татлы 9 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: