Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Оныгы бабасыннан үрнәк алып эшли

«Сөниев А.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгы кыр хезмәтчәннәре бөртеклеләрне җыеп алу темпын көннән-көн арттыра баралар.

ТРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Николай Абросимов һәм аның оныгы Станислав Водышев гаилә экипажы да урып-җыю звеносы составында. Николай Ванцентьевич кырык елдан артык гомерен механизаторлык эшенә багышлаган. Ул үз эшенең чын остасы.

Ел дәвамында – җир сөрүдән алып игеннәрне урып-җыюга кадәр кырда төрле агрочаралар үткәрә. Авыл хуҗалыгында барлык этаплар да мөһим – соңгы нәтиҗәләр технологик процессларны сыйфатлы башкаруга бәйле.

Берничә ел дәвамында ул бер экипажда бертуганы Валерий, аның улы Андрей белән бергә эшләп уңышларга иреште. Ашлык суктыру буенча югары күрсәткечләргә ирешкән Абросимовлар династиясе вәкилләре район җитәкчесенең Рәхмәт хатларына лаек булды.

– Николай Ванцентьевич бөтен эшне дә намус белән башкара, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы җитәкчесе Әхнәф Сөниев. – Ул гадел, җаваплы хезмәткәр. 

Авыл хуҗалыгы производствосы ветеранының фидакарьлеге яшь механизаторлар өчен өлге булып тора. Өлкән яшьтәге игенче оныгын да үз үрнәгендә нигезен намуслы хезмәт тәшкил иткән тормыш кагыйдәләренә өйрәтә. Станислав быел техникумга укырга кергән, берничә елдан дипломлы эретеп-ябыштыручы булачак. Ә әлегә туган басуларында игенчелек хезмәте серләренә өйрәнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев