Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Он-лайн хезмәтләрнең өстенлеге нәрсәдә?

Дәүләт хезмәтләре сайты аша Федераль салым хезмәте хезмәтләрен алу турындагы теманы дәвам итеп, салым инспекторы Денис Миронкин электрон төрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуның өстенлекләре турында бәян итә.

Шуларның беренчесе – хезмәтләр алу белән бәйле мәгълүматларның һәр кеше өчен  уңайлы булуы.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу процедурасының җиңеләюен, вакытның азрак сарыф ителүен, гражданинның гаризасы буенча һәр этапта мәгълүмат алу мөмкинлеген, өйдәге яки эш компьютерыннан хезмәтләр турында гариза бирү мөмкинлеген, электрон документлар әйләнеше системасы кертелү белән бюрократик тоткарлыкларның булмавын да билгеләп үтәсе килә.

Шуның өстенә, түрәләр белән күзгә-күз аралашу вакытында пәйда булган ришвәтчелек куркынычлыгы да кими. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон төрдә алу өчен, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында теркәлергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев