Олимпка юл
11-13 гыйнвар көннәрендә 9-11 сыйныф укучылары арасында физика буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Шушы көннәрдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында үткән «Олимпка юл» интеллектуаль көч сынашуларда Татарстанның 36 районыннан 103 укучы катнашты. Алар Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының район этабы җиңүчеләре һәм призерлары.
Яңа Ибрай урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рәдис Вәлиуллин сынауларны уңышлы үтте һәм шул рәвешле олимпиада призерлары исемлегенә керде. Укучының җиңүендә укытучысы – Шамил Мотыйгуллинның да өлеше бар. Мөгаллимнең дәресләрдә материалны кызыклы итеп аңлатып бирә белүе һәм укучыларын хуплавы, аларга югары үрләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Фото: Шамил Мотыйгуллинның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев