Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ольга Шугаева өченче тапкыр дөнья чемпионы булды

24 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Джизак шәһәрендә (Үзбәкстан) яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Беренчелек узды.

Ярышларда 30 илдән спортчылар катнашты. Россия 21 спортчы белән тәкъдим ителде.

Ольга Шугаева РФ җыелма командасы составында чыгыш ясады. Һәм юниорлар арасында үз үлчәү категориясендә җиңү яулап, дөнья чемпионы титулын чираттагы тапкыр раслады. Россиягә, туган Татарстанына җиңү, Аксубай районына горурлык алып килде.

Чемпион кызга котлаусүзләрен район башлыгы Камил Гилманов җиткерде:

«Якташыбызны котлыйбыз һәм аның белән горурланабыз! Бу, һичшиксез, аның беренче тренеры Александр Скворцов һәм дөнья чемпионының әти-әнисе – Игорь Николаевич һәм Елена Юрьевнаның казанышы. Ольганың үз төбәгенең патриоты булуы, көрәш келәменә «Аксубай» дип язылган формада чыгуы сөендерә. Аксубай районы – спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр территориясе. Спорт комплексы, бассейн, футбол кыры, спорт мәйданчыклары бар. Балалар белән иң яхшы тренерлар эшли.

Район бюджетының шактый өлеше нәкъ менә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә юнәлдерелгән. Түгәрәкләр, секцияләр эшли, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар елдан-ел арта. Зур һәм кечкенә биеклекләргә ихтыяр көченә һәм ныклы характерга ия булган һәрбер аксубайлы ирешә ала. Ольга билбау көрәше буенча өч тапкыр дөнья чемпионы булып, моны раслады! Аңа көрәш келәмендә яңа җиңүләр һәм казанышлар телибез».

Ольганың безнең газетага берничә тапкыр интервью биргәне бар, без аның бала чагында ат спорты белән шөгыльләнә башлаган вакыттан ук уңышларын күзәтеп барабыз. Ул Сабан туенда җайдаклар узышларында җиңүләргә иреште. Без Ольга белән элемтәгә кердек, өч тапкыр дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән кыз үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште:

– Онытылмаслык хисләр, әйтерсең лә, беренче тапкыр. Әлбәттә, тырышлыгым юкка булмады, мин моңа бик шат. Якыннарымның һәм тренерның ярдәменнән башка күпкә катлаулырак булыр иде, аларга зур рәхмәт. Башта «дөньяны» өченче тапкыр алуымны аңламадым. Вакыт узгач, илемнең данын яклавым белән бик бәхетле идем. Гәрчә, күңелемдә шик булса да, күрсәтергә тырышмадым. Шикләремне җиңәргә әти-әнием, тренерым һәм якын дусларым ярдәм итте. Барлык җиңүләрем турында да искә төшерделәр, күпме үтелгән…

Барыннан да күбрәк чемпион кыз өчен гаиләсе борчыла. Әнисе – Елена Юрьевна, әле хәзер дә күңелен дулкынлану хисләре биләвен яшерми.

– Дөресен генә әйткәндә, җиңү безнең өчен көтелмәгәнрәк булды. Коронавирус белән бәйле чикләүләр әзерлеккә үз төзәтмәләрен кертте, күнегүләр аз булды. Шуңа күрә, кызыбызны рухын төшермәскә, җиңелү булганда келәмнән башын иеп китмәскә күндердек, – дип уртаклашты чемпионканың әнисе. – Барысы да әле алда, көрәш келәменә чыгу мөмкинлекләре бер генә булмаячак. Әмма Ольга, теләсә нинди дәрәҗәдәге ярышлардагы кебек, ныклы холык, омтылыш һәм үҗәтлек күрсәтте. Кабатлап әйтәм, бу яктан ул үзен балачактан: «Беркайчан да артка чигенмә!», – дип өйрәткән әтисенә ошаган. Ул үзенә шулкадәр ышана һәм өстендә үзе, Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә җаваплылык булуын аңлый. Җиңү искиткеч булды, без аның моны чиста ыргылыш белән эшләвенә гаҗәпләндек. Ун еллык тәҗрибә, һичшиксез, үз ролен уйнады. Күңелне горурлык хисләре били. Әйтергә кирәк, безнең Ольга көчле, ул безгә җиңү турында әйткәч, без бәхеттән еладык, «ура» кычкырдык!

Җиңүне гаиләдә ничек билгеләп үткәннәр, ярышлардан соң аңа ял итәргә биргәннәрме?

Җиңүне Шугаевлар гаилә белән билгеләп үткәннәр, ялга килгәндә. Ольга спортта гына түгел, укуда да җаваплы. Чөнки җыеннарга һәм ярышларга ике атна вакыт киткән. Шуның өчен ул кулдан килгәннең барысын да эшли. Ә бит алда югары уку йортында беренче семестр өчен имтиханнар һәм зачетлар. Ә параллель рәвештә – янә тренировкалар, республика, сайлап алу ярышлары.

Җиңү белән, якташ!

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев