Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ольга Павлова: Ковид белән көрәшүче табибларның хезмәт хакы тиешенчә бәяләнергә тиеш

«Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүдә катнашучы медикларның эшен зарарлы (куркыныч) хезмәт шартларына кертергә була, чөнки яңа коронавирус патогенлыкның II төркеменә карый», — диде Ольга Павлова.

Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы сәламәтлек саклаудагы актуаль проблемалар турында фикер алышуда катнашты.

Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Профсоюзлары көненә багышланган тантаналы чара кысаларында үтте. Бу хакта парламентарийның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Медиклар елдан артык югары әзерлек режимында яши. Ковид-госпитальләр ачыла, табиблар тәүлекләр буе эшли, ә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүдә катнашучы медикларның эшен зарарлы (куркыныч) хезмәт шартларына кертергә була, чөнки яңа коронавирус патогенлыкның II төркеменә карый», — диде Ольга Павлова.

«Бу җәһәттән безгә законнарны үзгәртергә кирәк, хезмәт шартларына махсус бәя бирү уздырылырга тиеш, чөнки зарарлы һәм куркыныч шартларда эшләү ул — хезмәт өчен башка төрле түләү һәм эшнең башка төрле графигы. Ковид әле китмәде, һәм безгә тиз эш итәргә, бүгенге чынбарлыкны исәпкә алып, законнарны туры китерергә кирәк. Ә бүген бу чынбарлык — югары әзерлек режимы», — диде депутат.  

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев