Ольга Павлова: «Аксубай – Татарстанда иң спортлы район»
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Аксубайның 3 нче мәктәбе укучысы – ике тапкыр дөнья чемпионы, билбау көрәше буенча ике тапкыр Россия чемпионы Ольга Шугаевага бүләк тапшырды.
Бу көнне район үзәгенең өченче мәктәбендә берничә истәлекле вакыйга булды. Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә мәктәпкә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова килде.
Китапханәдә кунаклар мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән очраштылар.
– Аксубай районы – Татарстанда иң спортлы район! – диде Ольга Павлова. – Биредә чын-чынлап спортка, үз омтылышларына тугры кешеләр яши. Мин, элекке спортчы буларак, сезнең район халкы белән депутат булганчы ук күп еллар алдан, 20 ел элек – чын физкультура һәм спорт энтузиастлары Альметкиннар гаиләсе белән танышкан идем. Хәзер дә, район вәкилләрен якыннанрак белеп, аларның уңышларына сөенәм. Ольга Шугаева аеруча соклануга лаек.
Депутат Ольга Шугаевага Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.
Район башлыгы Камил Гилманов яшь спортчы адресына бик күп җылы сүзләр әйтте. Районда спортны, физкультура хәрәкәтен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен аңа Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук Ольганың хәзерге тренеры – Диләрә Латыйпова да район башлыгының Рәхмәт хатын алды. Район җитәкчесе аның районнан китмәвен, билбау көрәше белән шөгыльләнүче яшь буын вәкилләреннән үзе кебек чемпионнар үстерүен сорады. Ике спортчы да тренер Александр Скворцов шәкертләре. Алар бергә шөгыльләнәләр, яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә Россия данын яклаячаклар.
Ольга Шугаева шулай ук мәктәп директоры Җәмилә Вәлиевадан да котлаулар кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев