Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Офтальмолог балаларның күзләрен ел саен тикшертеп торырга киңәш итте

Аның сүзләренчә, күзләрне элеккечә бер, өч һәм җиде яшьтә тикшертү генә җитми.

Республика офтальмология клиник хастаханәсенең балалар табибы Ленара Хәнифәтуллина балаларның күзләрен ел саен тикшертеп торырга киңәш итте.

«Балаларның күз сәламәтлеген тикшертү өчен бер, өч һәм мәктәп алдыннан җиде яшьтә барырга кушалар. Еш кына миңа әти-әниләр җиде яшьтә килеп, өч яшьтә барырга өлгермәгәннәрен әйтә. Нәтиҗәдә, җиде яшьтә проблема килеп чыга», — диде Ленара Хәнифәтуллина «Татар-информ» агентлыгында.

Ул амблиопия (күрү сәләте начарлану) 7-8 яшькә кадәр яхшы дәвалануын, ә соң ачыклагач, дәвалау нәтиҗәләре түбәнрәк булуын искәртте. «Боерыклар буенча, медицина тикшерүе өч, җиде яшьтә булса да, күзләрне һәр ел тикшерергә киңәш итәм», — дип белдерде табиб.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев