Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Өч атна эчендә мобильле поликлиника Аксубай районының мең ярым кешесен кабул итәчәк, ә ярты елдан кабаттан киләчәк

Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов мобильле поликлиника бригадасына ярдәмгә җәлеп ителгән үз хезмәткәрләре эшен шәхси күзәтә.

–Район торак пунктларында диспансерлаштыруның беренче этабын үтеп, беренчел ярдәмне күрсәтү өчен фельдшер-акушерлык пунктлары бар, чөнки мобильле пунктларда бөтен мөмкинлекләр дә юк. Без теләсә нинди ярдәмне күрсәтергә әзер, чөнки күпчелек пациентлар өчен тар белгечле табибларга бару яшькә һәм финанс чыгымнарына бәйле проблемалы булып тора. Коллегаларыбызның килүенә без бик шат, аларга ярдәм кулы сузарга әзер. Бездә эш җайга салынган. Иртәгә кабул итүгә киләсе кешеләр – бүген район үзәк хастаханәсе табибларында тикшерү узалар, анализлар тапшыралар. Кабул итү язылу һәм вакыт буенча оештырыла. Әйтик, сәгать бергә Шәрбән авылы кешеләре килә, аннан соң Ахматкадан. Күпчелек очракта кешеләр үз

транспортларында киләләр. Әгәр килергә техника юк икән – бу проблеманы хәл итүдә авыл җирлекләре башлыклары ярдәмгә килә. Мокшинолылар бүген велосипедларда киләләр. Мобиль поликлиника эшләгән өч атнада районның мең ярым кешесе медицина тикшерүе узачак, – дип уртаклашты баш табиб.

МЮДтан мобиль поликлиника Савгачка күчәчәк, өченче атнада Иске Ибрайга. Аның районга сәфәре бер генә булмаячак. Кама арты зонасында җиде район – ярты елдан РКХ докторлары кабаттан Аксубай районына киләчәк һәм аннары вакыт боҗрасы буенча эш итәчәк.

Ә әлегә уңайлылыкка беренче пациентлар бәя бирде.

–Мин Түбән Баландадан килдем – әлегә авылдашларымнан мин беренчесе. Кан тамырлары хирургына кабул итүгә эләгергә телим. Фельдшер миңа алдан хәбәр итте һәм язды. Күптән түгел өянәк белән хастаханәдә яттым, Казанга җибәрделәр. Мин үзем дә пенсионер, авыру түтәм дә бар, аны калдырып китә алмыйм. Мондый мөмкинлектән ничек файдаланмаска – докторлар үзләре безгә киләләр бит, – дип рәхмәт әйтеп сөйли Галина Коннова.

Икенче пациент Галина Егорованың күз табибында тикшеренәсе килә, район үзәгенә кадәр ерак, шуның өстенә белгеч тә берәү генә, ә Казанга бару – зур чыгымнар сорый, дип уртаклашты ул.

Янәшәдә торган ханым, авылдан район хастаханәсенә баруның газаплы, ә инде республика клиник хастаханәсенә эләгүнең күпләр өчен чынга ашарлык түгеллеген билгеләп үтте. Мобильле медицина комплексында профилактик тикшерү узуга аларның барысы да ихластан шатланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев