Аксубаево
  • Рус Тат
  • Нурлат Авторадиосы алып баручылары Аксубай китапханәсен туры эфирда котладылар 

    Аксубай җирлекара үзәк китапханәсе директоры һәм методисты Нурлат радиостанциясенең «Халык белергә тели» программасы кунаклары булдылар.

    Бөтенроссия китапханәләр көне ел саен 27 майда билгеләп үтелә. Аксубай җирлекара китапханә хезмәткәрләре Нурлат Авторадиосының туры эфирында һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Ирина Телешева һәм Анна Артемьева радиостанциягә беренче тапкыр гына кунак булып килмәделәр.

    «Халык белергә тели» программасының чираттагы эфирында алар карантин шартларында үзләренең эшчәнлекләре һәм җәйге чорга планнары турында сөйләделәр. Гаджетлар чорында китапханә китапка кызыксынуны нәкъ менә кәгазь төрдә саклый. Ул китап укучылар өчен үзенә җәлеп итеп торучы үзәккә әверелә.

    Эфир кунаклары теләсә нинди тискәре вәзгыятьне уңай якка борырга мөмкин, дип сөйләделәр. Шулай итеп, халык үз-үзен чикләргә мәҗбүр булган махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында үзәк китапханә коллективы үз укучыларының санын социаль челтәрләр хисабына арттырды. 

    Ирина Телешева китапка ихтыяҗ берничә тапкырга артты, дип билгеләп үтте. Алар район халкын Вконтакте һәм Instagram социаль челтәрләрендә онлайн узган уеннар, викториналар, конкурслар белән кызыксындырдылар.

    Программа вакытында радиостанциянең алып баручысы Алсу Усманова туры эфирда ике китап уйнатты. Моның өчен кунакларның гади сорауларына җавап бирергә кирәк иде. Сорауларның берсе болай яңгырады: Аксубай районында туган, Нурлатта эшләгән һәм хәзерге вакытта Татарстан Республикасы файдасына хезмәт иткән кешене атагыз?

    Эфир кунаклары шулай ук җәйге чорга планнары белән дә уртаклаштылар. Алар экологик чаралар кысаларында яшь китап сөючеләр белән алга таба да эшләргә ниятлиләр. Киләсе эфирларның берсендә алар бу эшнең нәтиҗәләре белән уртаклашачак. 

    Фото: Нурлат Авторадиосының Instagram социаль челтәреннән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: