Аксубаево
  • Рус Тат
  • Нәтиҗәгә эшлиләр

    Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең товарлыклы-сөтчелек фермаларында тулаем савым 72 тоннадан артык тәшкил итә.

    «Аксу Агро» ҖЧҖнең товарлыклы-сөтчелек комплексында савымның гомуми күләме 30 тонна. Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 125 процент тәшкил итә.

    Биредә һәр терлекче яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә үз өлешен кертә. «Аксубай» АФның товарлыклы-сөтчелек фермаларында көн саен 18 тоннадан артык сөт савалар, бу күрсәткеч тә 2018 елның октябрь ае нәтиҗәләре белән чагыштырган шактый күбрәк.

    Хуҗалыкның «Карасу», «Баланда», «Трудолюбово» бүлекләрендә узган ел күрсәткечләрен ышанычлы капларга тырышып эшлиләр.

    Сөниев КФХда сөт җитештерү буенча быелгы күрсәткечләр узган елгы нәтиҗәләргә карата 101 процент тәшкил итә.


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: