Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Һөнәрләр турында шигырь укыдылар

2019 ел Татарстанда Һөнәрләр елы дип игълан ителде.

Әлеге темага Аксубай үзәк китапханәсендә шигырь уку бәйгесе үткәрелде. Анда 39 укучы катнашты. Аларның һәр чыгышы - теге яки бу һөнәргә багышланган иде. Табиб, укытучы, китапханәче, пешекче, рәссам, язучы һөнәре турында балалар матур шигырьләр сөйләделәр. 

Мәртәбәле жюри һәр катнашучының чыгышын катгый бәяләде, шуңа күрә малайлар һәм кызлар чыгыш ясар алдыннан бик дулкынландылар. Алар шигырьләр сөйләделәр, скетчлар куйдылар, әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштерделәр. Чарада татар, чуаш һәм рус телләрендә чыгышлар яңгырады. Укучылар шигырьләр сөйләп кенә калмадылар, алар күренекле авторларның шигъри әсәрләрендә сүрәтләнгән һөнәри эшчәнлеккә карата үз карашларын, кызыксынуларын белдерделәр.

Чыгышлар көчле алкышлар, ихлас эмоцияләр белән үрелеп барды – кабатланмас сөйкемлелек һәм осталык белән балалар төп бурычны үтәп, барлык тамашачылар һәм жюри әгъзаларының күңелләрен әсир итте.

 Нәтиҗәдә, 1 нче яшь төркемендә катнашучылар арасында җиңүче дип Миләүшә      Хәлиуллина   (Яңа Үзи төп мәктәбе) танылды, Иске Тимошкино мәктәбе кызлары Карина Яшмурзина, Ангелина Агапова, Полина Григорьева икенче урынга лаек булдылар, ә өченче урында Иске Кыязлы мәктәбе укучылары  - Диана Базарбаева, Ландыш Сираҗева, Ришат Ганиев, шулай ук беренче мәктәп вәкиле Анжелика Мулеева, Ангелина Ильина, Милена Ямкова булды.

2 нче яшь төркем укучылары арасында призлы урыннарны түбәндәгеләр яулады: беренче урында – Анастасия Титова (Иске Үзи мәктәбеннән), икенче урын– Гөлдания Гыйльметдинова (Иске.Ибрай), өченче урында - Кристина Мартынова (Яңа Аксубай башлангыч мәктәбе). Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурста катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев