Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Һөнәри осталыкка сынауны лаеклы үттеләр

Бер генә һөнәр дә кешедән социаль хезмәткәр хезмәте кебек, эшкә намуслы мөнәсәбәт, игелек, зур сабырлык һәм кеше хәленә керә белүчәнлек таләп итми.

Әлеге хезмәт хезмәткәрләре чит кеше булышлыгына мохтаҗ булган кешеләргә, өлкәннәргә, инвалидларга, авыру һәм ялгызларга ярдәмгә килеп, еш кына аларның якыннарын алмаштырып, ярдәмсез калган кешенең бердәнбер терәгенә һәм юанычына әвереләләр.

Районда ялгыз картлар һәм инвалидлар өчен сыену урынына әверелгән Федоровка интернат-йорты 20 елдан артык эшләп килә. Монда аларны бала караган кебек тәрбиялиләр, дәвалыйлар, ялларын оештыралар. Персонал һәркем үзен яхшы һәм уңайлы хис итсен өчен барысын да эшли.

Чиста ишегалды, уңайлы һәм матур бүлмәләр – бар җирдә дә игелекле һәм кайгыртучан кешеләр хезмәте күзгә ташлана.

Биредә чит кеше кайгысына битараф булмаган, хезмәте өчен рәхмәт көтмәгән, кешеләргә хезмәт итү һәм ярдәм итү – гади эш кенә түгел, ә яшәү рәвеше булган миһербанлы, олы җанлы кешеләр эшли. Интернатйорт коллективы нык һәм тату.

Җаваплылык, ышанычлылык, үзара ярдәмләшү, игелек һәм шәфкатьлелек – аның төп сыйфатлары.

Яңа коронавирус йогышы таралу куркынычы белән бәйле, интернат-йорт 27 апрельдән консервация режимында, ике атналык смена белән эшли. Мондый режим – һәркем өчен сынау, чөнки хезмәткәрләр 14 көн дәвамында гаиләләреннән, йортларыннан аерылып үз карамагындагылар белән бергә эшли һәм яши.

Ә кайберәүләр бөтенләй рәттән берничә смена эшләүләрен дәвам итәләр.

– Социаль хезмәткәр көне алдыннан безгә авыр вакытларны кичерергә туры килә, – ди интернат-йорт директоры Рузилә Бәширова. – Һәркем өчен бу ныклыкка, Һөнәргә тугрылыкка үзенчәлекле имтихан, һәм без аны уңышлы үтәп чыгабыз. Шуңа күрә бу ситуациядә беркемне дә аерып әйтеп булмый. Безнең хезмәткәрләр барысы да – олы йөрәкле кешеләр, үз эшләренең осталары, чын социаль хезмәткәрләр.

Авыр тормыш хәлендә калган, булышуга һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүдән дә игелеклерәк һөнәр юк. Аларга шәфкатьлелек, сизгерлек, миһербанлылык, чит кеше бәласына җавап бирергә әзер булу, гадилек һәм яхшылык кебек сыйфатлар хас.

Җитәкче ассызыклап үткәнчә, махсус режимга карамастан, интернат-йортта яшәүчеләргә барлык социаль хезмәтләр дә тулы күләмдә күрсәтелә, алар белән көн саен дәресләр һәм түгәрәкләр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев