Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ноябрь башында аксубайлылар ничек ял итә

    Аксубай халкын 3 көнгә сузылган ноябрь яллары көтә.

    Моннан тыш, татарстанлыларга тагын бер көн өстәмә ял өстәлә – 6 ноябрьдә республика ТР Конституциясе көнен билгеләп үтә. Районда бәйрәмнәр уңаеннан түбәндәге чаралар узачак: 

    2019 елның 1 ноябрендә 15.00 сәгатьтә район Мәдәният йорты фойесында күргәзмә оештырыла, ә 17.00 сәгатьтә бәйрәм концертына рәхим итегез.   0+

    1 ннән 4 ноябрьгә кадәр «Юность» спорт залында 15 яшькә кадәрге үсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышлары узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.

    З ноябрьдә барлык авыл җирлекләре мәдәният йортларында һәм клубларда бәйрәм концертлары һәм конкурс программалары узачак. Башлана 11.00 сәгатьтә. 0+

    Бильярд яратучы 14 яшь һәм өлкәнрәкләрне рус бильярды буенча турнирда катнашырга чакыралар. Турнир Кәкре Күл авылында уза. Башлана 9.30 сәгатьтә. Шулай ук бу көн дәвамында бистәнең үзәк мәйданында патриотик фильмнар күрсәтеләчәк.    12+

    6 ноябрьдә аксубайлылар Яшьләр үзәгендә узачак шахмат буенча район беренчелегендә катнаша алалар. Башлана 10.00 сәгатьтә.                                                    6+
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: