Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җәннәт бакчасына әйләнәчәк

Шәрбән авылыннан фермер Вәсил Галлямов җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнә.

Вәсил Галлямов безнең җирлек өчен эшчәнлекнең уникаль юнәлешен сайлаган.

Районда җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бармак белән генә санарлык.

Яшелчәчелек белән фермер Геннадий Петрушков, Емелькинодан үзмәшгуль Сергей Иванов шөгыльләнә, Тарханкада Валерий Сапеев бакча үстерә. Вәсил Галлямов җиләк игә. Аны үз өлкәсендә беренче юл салучы дип атарга булла – районда мондый тәҗрибә юк иде әле.

Аның җиләк плантациясе Шәрбән артындагы урман янәшәсендә урнашкан. Ул челтәрле койма белән әйләндереп алынган. Беренче карашка яшел җирлектә нинди культура үсүен абайлап та булмый.

Вәсил Галлямов авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң районның финанс бүлегендә, яшьләр сәясәте комитеты рәисе булып эшли, 9 ел казначылык белән җитәкчелек итә.

Аннары ул 10 елдан артык Казанда уңышлы гына эшләгән. Тик тормышын үзгәртергә карар кылган, гаиләсе каршы килмәгән.

– Авылда зур бакча үстерү турында күптәннән хыялландым, – ди фермер.

Узган ел бөтен эшләрен калдырып, язын туган авылына кайтып җиң сызганып эшкә тотына. Ул Италия селекциясе үсентеләрен 40 мең данә сатып алган. Үсентеләргә 2 миллион сумга якын акча киткән. Эшне уңышлы алып барганда, әлеге сортлы һәр җиләк 40 граммга кадәр уңыш бирергә вәгъдә итә.

Вәсил Әхмәтгалим улы үзенең булачак хуҗалыгының бизнес-планын төзи. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аны хуплый, эшне үстерүгә 3 миллион сум күләмендә грант бүлеп бирелә.

Әмма грант акчаларын ул көзгә таба гына ала, язын эшне үз акчасына башлап җибәрә. Хуҗалыгын әти-әнисенең һәм үзенең пай җирләрендә булдыра. Ике-өч гектар мәйданда җиләк утырта. Бу авыр эштә аңа барлык туганнары ярдәм итә. Су белән дә проблеманы хәл итә – тамчылы сугаруны көйләп җибәрә. Фирма производствосының сугару системасы да арзан түгел бит. Ышанычлылык гарантиясе вакытлы чыгымнардан да мөһимрәк, дип ышана.

Параллель рәвештә электр үткәрә. Территориядә торак төзи – биредә гаиләсе җәй буе яши. Үсентеләр яхшы үсеп киткән һәм беренче елны ук уңыш белән сөендергән. Экологик чиста продукция, әле тагын аның телне йотарлык тәмлелеге!

Бу язда тагын 40 меңгә якын үсенте утырткан.  Фермер хуҗалыгында рәсми нигездә өч хезмәткәр – Шәрбән кешеләре эшли. Алар түтәлләрне утыйлар, хуҗалыкны карап торалар.

Хуҗалык матур табигать кочагында җәелдерелгән, әйләнә-тирәне тагын да ямьләндереп, кошлар сайрый. Бер яктан – урман, икенче яктан – сулыклар, авыл уч төбендәге кебек кенә күренә.

Фермер эшне алга таба җәелдерү буенча идеяләр, уй-хыяллар белән янып яши. Җиләк үстерү – эшчәнлекнең бер юнәлеше генә. Ул бакчачылык белән дә шөгыльләнергә – участокта алма, чия, слива, зелпе һәм хәтта виноград үстерергә планлаштыра. Моның өчен нигез әзерли инде.

– Бернәрсә дә тудырмыйча гына ничек яшәп була соң? – дип фикер йөртә Вәсил Әхмәтгалим улы. – Минем хәзерге шөгылем мавыктыра, тормышымны тулы, аңлы итә, алга омтылдыра. Һәм монда берничә елдан соң барысы да үзгәрергә, үз җимешләрен бирергә тиеш. Бу участок чып-чын җәннәт бакчасына әйләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев