Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Нияз Хисмәтов: «Бездә чемпионнар үстерү өчен бөтен нәрсә дә бар»

Августның икенче шимбәсендә физик культура укытучылары һөнәри бәйрәмнәрен – Физкультурачы көнен билгеләп үтәләр.

Бу көн спортка мөнәсәбәте булган кешеләр: тренерлар, студентлар һәм профильле уку йортларын тәмамлаучылар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кешеләр өчен әһәмияткә ия.

Безнең районда спортны үстерүгә, йолаларны яңартуга зур игътибар бирелә. Шуның аркасында район спортчылары барлык дәрәҗә ярышларда призлы урыннарны алалар. Һөнәри бәйрәм алдыннан без спорт мәктәбе директоры Нияз Ильяс улы Хисмәтов белән әңгәмә кордык.

– Нияз Ильяс улы, үзегез турында сөйләгез әле. Гомумән, спортка булган мәхәббәтегез нидән башланды? Сез ничек спорт мәктәбе директоры булдыгыз?

– Мин спортка зур игътибар бирелгән чорда туганмын. Миңа физкультура белән шөгыльләнү ошый иде. 88 нче һөнәри лицейга бухгалтер булып эшкә урнашкач, мин параллель рәвештә хоккей буенча тренировкалар үткәрдем. Безнең команда республика ярышларында җиңү яулады. Бәлки шул вакытта миндә киләчәкне күргәннәрдер, 2009 елның 8 июнендә мине спорт мәктәбе директоры итеп билгеләделәр.

– Спорт мәктәбендә ничә укучы, сезгә эләгү авырмы?

– Безнең мәктәптә 700дән артык бала шөгыльләнә. Әлбәттә, тәрбияләнүчеләр күбрәк булган вакытлар да бар иде. Ел саен без балалар саны кимүне күрәбез. Безгә эләгүе авыр түгел. Гариза һәм документларны безнең сайтта тапшырырга була. Без медицина күрсәткечләре буенча спорт белән шөгыльләнү рөхсәт ителгән барлык кешене дә кабул итәбез.

– Бүген балалар спорт мәктәбе секцияләренә ни дәрәҗәдә актив килә? Сезнең мәктәп нинди казанышлары белән мактана ала?

– Бүгенге көндә мәктәптә җиде секция эшли. Болар футбол, волейбол, баскетбол, чаңгы узышы, хоккей, йөзү, билбау көрәше бүлекләре. Бер үк вакытта берничә спорт төре белән шөгыльләнүче балалар да бар. Барлык секцияләр дә популяр – бу хакта ярышларда ирешелгән нәтиҗәләр буенча фикер йөртеп әйтергә була. Безнең тәрбияләнүчеләр хоккей, футбол буенча төрле дәрәҗәдәге ярышларда бер генә тапкыр җиңү яуламадылар, билбау көрәше буенча күп тапкыр чемпионнар булдылар. Безнең чаңгычылар һәр елны бүләкләр алып кайталар.

– Спорт мәктәбенең матди-техник базасы ни дәрәҗәдә җиһазландырылган?

– Без заман белән бергә атларга тырышабыз. Спорт министрлыгы төрле программалар кысаларында спорт төрләре буенча кирәкле җиһазларны сатып алуга акча бүлеп бирә. Кызганыч, бу һәрвакытта да җитми, шулай да без үзебезнең мәктәп базасы тагын да күбрәк комплектлансын өчен тырышабыз.

– Бүген безнең яшьспортчылар нинди зур нәтиҗәләр белән мактана ала?

– Көрәшчеләр арасында безнең горурлыгыбыз – ул күп тапкырлар республика чемпионкасы булган Ольга Шугаева һәм көрәш буенча спорт мастеры Диләрә Латыйпова. Икесе дә – безнең мәктәп укучылары. Безнең чаңгычылар – республика чаңгы ярышларында күп тапкыр җиңү яуладылар. «Барс» хоккей командасы республикада иң көчлеләрнең берсе. Безнең тәрбияләнүчеләрнең җиңүләре күп һәм без алар белән горурланабыз.

– Тренерларга кытлык юкмы? Спорт мәктәбенең тренерлар составы турында нәрсә әйтә аласыз?

– Безнең состав төрле яшьтәге тренерларны үз эченә ала. Кызганыч, тармак аксакаллары китә. Кадрларга кытлык сизелә, әмма без бирешмәскә тырышабыз. Яшь белгечләр килә, әмма без теләгәнчә күп түгел. Яшьләр агымы килсен өчен, дәүләттән, район җитәкчелегеннән матди ярдәм дә кирәк. Чөнки олы яшьтәге югары квалификацион укытучылар үзләренең тәҗрибәләрен яшьләргә тапшыруны көтәләр. Бездә иң өлкән тренер ул Геннадий Леонтьев. 65 яшьтән соң Рәис Бикулов, Владимир Альметкин лаеклы ялга киттеләр. Хәзерге вакытта безгә үзебезнең өч чыгарылыш укучыбыз – Алмаз Шәрәфетдинов, Рәмис Бикушев һәм Диләрә Латыйпова кайтты.

– Бәйрәм алдыннан «физкультура һәм спорт» тармагының энтузиастбелгечләре арасыннан кемнәрне билгеләп үтәр идегез? Нинди теләкләрегез бар?

– Болар мин югарыда атап үткән тренерларыбыз. Мин тагын Иске Ибрай авылыннан Бикушевлар гаиләсен, Сидул-Ерыклыдан Васильевлар гаиләсен аерым атап үтәр идем. Алар мәктәптә укытучы булып, бездә тренерлар булып эшлиләр. Бәйрәм алдыннан мин спортка мөнәсәбәте булган барлык кешеләрне котларга һәм аларга ныклы сәламәтлек теләргә, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә телим. Тренер хезмәте бик катлаулы. Призлы урыннар алыр өчен авыр юл узарга кирәк. Бу һәркемгә дә бирелми.

– Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт сезгә, Нияз Ильясович! Сезнең сафлар тулыланыр дип өметләнәм. Ныклы һәм талантлы балалар күбрәк булсын, яшь спортчыларга уңышлар, районның барлык кешеләренә актив физик тормыш рәвеше телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев