Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Нежность» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгедә хокук бозуны профилактикалау турында сөйләделәр

Әлеге социаль учреждениедә хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу узды.

«Нежность» үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүче һәм сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен төрле программалар эшләнә. Ял вакытында алар районның истәлекле урыннары белән танышалар, район үзәк китапханәсендә, музейда оештырылган мәдәни чараларда булалар. Алар янына шулай ук рәсми кунаклар да килә.

Шушы көннәрдә социаль хезмәтләр алучылар белән хокук саклау органнары вәкилләре очрашты. Әңгәмә темасы – хокук бозуларны профилактикалау булды. Очрашуда катнашучылар әлеге темага багышланган лекцияне кызыксынып тыңладылар, чыгыш ясаучыларга сораулар бирделәр. Алар очрашудан үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүматлар алдылар.

 

Фото: "Нежность" КЦСОН архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев