Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Невролог: Ковид кичергән кешеләр депрессиядән һәм йокы бозылудан интегә

Көнбатыш галимнәре оештырган тикшеренүләрдә 86 мең кеше сораштырылган, аларның 50 проценты, авырудан соң гадәти тормышка кайтса да, сәламәтлекләре зәгыйфьләнүен, хәтере начараюын әйткән, ди табиб.

А.Бурназян исемендәге медицина үзәге табиб-неврологы Миләүшә Йосыпова коронавирус белән авырган кешеләрнең депрессиядән һәм йокысы бозылудан интеккәнен әйтте. KazanSummit форумында ул коронавирустан соң пациентларга нейрореабилитация тәҗрибәсе турында сөйләде. 

Россия һәм чит ил тикшеренүләре ковид белән авырганнарның яртысының йокы бозылу, хафалану, борчылу, депрессиясе булуын күрсәткән. Табиб нерв системасына бик зур зыян килгән очраклар булганын белдерде. 

«Ковидтан өзлегүләр, организмга зарары бик озакка сузыла. Көнбатыш тикшеренүләрендә 86 мең кеше тикшерелгән, 50 проценты, гадәти тормышка кайтса да, сәламәтлекләре зәгыйфьләнүен, хәтере начараюын әйткән. Бу бик зур икътисади зыян китерә, чөнки эшкә сәләтле яшьләр күп зыян күрә», — диде Миләүшә Йосыпова.

Табиб ковидтан соң тернәкләнү өчен физиотерапия, дәвалау физкультурасы һәм психокоррекция файдалы булачагын искәртте.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев