Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Нефтьчеләр мәктәпләргә 9,4 млн. сумга җиһазлар бүләк иттеләр

«Татех» АҖ директорлар советы рәисе Шәфәгать Тәхаветдинов исеменнән районның нефть компаниясенең административ территориясендә урнашкан биш белем бирү учреждениесенә максатчан финанс ярдәме күрсәтелде.

Иганәчелек ярдәменең гомуми суммасы 9 миллион 400 мең сумнан артык тәшкил итте. Нефтьчеләрдән шундый кыйммәтле бүләк алу бәхете Кәкре Күл урта, Карасу, Яңа Дума төп, Яңа Кармәт һәм Түбән Баланда башлангыч мәктәпләренә насыйп булды.

«Дума» ДДНГ управляющие Юрий Ильин озатуында сертификатларны тапшыру өчен район советына «Татех» нефть компаниясе генераль директоры Ирек Хәйруллин килде.

– Безнең кампания Аксубай районында күп кенә хәйрия акцияләрендә һәм социаль проектларда катнаша. Матди ярдәм күрсәтеп, без, бу авыл укучыларына сыйфатлы белем, алга таба яхшы югары белем алырга, лаеклы кешеләр булырга, үз районнарын үстерергә ярдәм итәр дип ышанабыз, – дип билгеләп үтте ул.

Мәктәп директорлары шундый зур бүләк өчен нефть компаниясенә, директорлар советы җитәкчесе Шәфәгать Тәхаветдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Сертификат исемлегендә уку-тәрбия бирү процессын яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрү өчен мәктәпләргә кирәк булган барлык нәрсәләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев