Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Наз» да ял да итәләр, тернәкләндерү дә узалар

Безнең республика милли проектларны гамәлгә ашыруга актив кушылды.

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе эшчәнлеге гражданнарга  ярдәм күрсәтү, аларның актив яшәү рәвешен саклап калу, өлкән яшьтәге кешеләр сәламәт булсын, тулы, кызыклы тормыш белән яшәсеннәр, үзләрен җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тойсыннар дигән максатта социаль хезмәтләр күрсәтүгә юнәлдерелгән,  

– Ел саен социаль-тернәкләндерү бүлегендә биш йөзгә якын кеше тернәкләндерү уза – бу эшкә яраклы яшьтәге пенсионерлар һәм инвалидлар, - дип сөйли бүлек мөдире Ләйлә Васильева. – Биредә дәвалау һәм ял итү өчен яхшы шартлар тудырылган. Ял итүчеләр дәвалану курсын уза, аларга массаж ясыйлар, алар белән физиотерапевтик процедуралар үткәрәләр.

Соңгы вакытта «Тоз мәгарәсе» аеруча популяр, аның эше безнең пациентларның сулыш системасын яхшыртуга юнәлдерелгән. Тернәкләндерү чаралары арасына дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү кертелгән. Бүлектә көн иртәнге гимнастика белән башлана. Көн режимында саф һавада йөрү, зур йөкләнеш таләп ителмәгән  физик күнегүләр башкару каралган. Моннан тыш, тренажерлы  тернәкләндерү чаралары да бар.

Үзәктә хезмәт терапиясе буенча дәресләр дә үткәрелә. Эш белән дәвалану - мавыктыргыч шөгыль. Ул инвалидлык яки яшь үзгәрешләре аркасында үзенең эшкә сәләтлелеген югалткан кешеләрне тернәкләндерү өчен кулланыла. 

Моннан тыш, социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр социо-мәдәни тернәкләндерү дә үтәләр. Моңа уен, музыка терапиясен, тематик ял кичләрен кертергә була.

Бүлекчә белгечләре Туган якны өйрәнү музее, үзәк китапханә, балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният йорты, «Яшьлек» спорт комплексы һәм «Дельфин» бассейны хезмәткәрләре, дини конфессияләр вәкилләре белән берлектә төрле чаралар, очрашулар, концерт программалары, экскурсияләр үткәрәләр.

Бүлектә «Куркынычсызлык мәктәбе», «Сәламәтлек мәктәбе» «Социаль туризм», «Бармак очларында хезмәт», «Хатирәләр терапиясе», «Дан минуты» технологияләре һәм 2019 елда актуаль булган «Бөтен дөнья – театр»  технологиясе программалары җентекләп эшләнгән һәм уңышлы тормышка ашырыла. 
. Тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре кулланыла торган тернәкләндерү технологияләренең  өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның кәефенә уңай йогынты ясавына ышаналар.

Фото «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев