Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Наркотикларны кемнәр һәм кайда саталар, хәбәр ит

18 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр Татарстанда «Кайда үлем саталар, хәбәр ит» Бөтенроссия оператив-профилактик акциясенең икенче этабы уза.

Акциянең төп максаты – гражданнарның игътибарын наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемаларына җәлеп итү, җәмәгать, ЭЭМ, прокуратураның көчен берләштерү, шулай ук авыр хәлдә калган гражданнарга бушлай консультатив ярдәм күрсәтү.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча полиция бүлегендә составында наркотик булган матдәләр кулланучы 11 кеше исәптә тора.

Аксубайлылар составында наркотик булган матдәләрне куллану, җитештерү һәм тарату фактлары турында 8 (84344) 2-74-69 яисә 2-79-74 телефоннары буенча Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә, 8 (84344) 2-72-62 номеры аша Аксубай районы прокуратурасына хәбәр итә алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X