Аксубаево
  • Рус Тат
  • Наркотикларның канунсыз әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы

    Наркотикларның таралу проблемасы Россия өчен дә, барлык халыкара җәмгыятьчелек өчен дә актуаль булып тора.

    Кемнәрдер аны кызыксынып татып карый, кемнәрдер “җиңел“ акча табу ниятеннән наркобизнес юлына баса. Әмма тегесе өчен дә, монысы  өчен дә – җинаять җаваплылыгы каралган.

    Хәтта бакчада үскән мәк үсентесе дә йорт хуҗаларын җаваплылыкка тартуда нигез булып тора, бу хакта прокурор ярдәмчесе, юстиция киңәшчесе Лариса Горожанкина белән әңгәмә корабыз.

    – Лариса Георгиевна, наркотикларның канунсыз әйләнеше өчен нинди җәза каралган?

    – Наркотик средстволарны һәм аларга охшаш матдәләрне алга таба сату ниятеннән тыш сатып алган, саклаган, ташыган, әзерләгән өчен Россия Федерациясенең җинаятьләр канунында җаваплылык билгеләнгән.

    Әгәр дә партия билгеле күләмдә икән, 40 мең сумга кадәр штраф,  хөкем ителүченең хезмәт хакы яки 3 айга кадәрге чор эчендә алган кереме күләмендә штраф  салынырга, 480 сәгатькә кадәр  мәҗбүри эшләргә, 2 елга кадәр  төзәтү эшләренә җәлеп итү, 3 елга кадәр срокка  ирекне чикләү яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин. 

    Әгәр дә  партия күләме зур булса, җәза да күпкә  кырыс: 500 мең сумга кадәр штраф салу белән бергә  3 елдан алып 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Ул шулай ук  хөкем ителүченең 3 елга кадәр срокка табыш суммасы белән дә билгеләнергә мөмкин.

    Моннан тыш, бер елга кадәр срокка ирекне чикләү ихтималы да бар. Штраф салу һәм ирекне чикләү суд карамагында.

    Әгәр дә канун бозучы аерым эре күләмдәге партия белән тоткарланган икән,  аны 500 мең сум күләмгә кадәр штраф салу белән бергә 10 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы көтә. Бер ел да алты айга кадәр ирекне чикләү дә каралган.

     Аерым эре һәм шактый зур күләмдәге наркотик средстволар һәм психотроп матдәләр, шулай ук  составында наркотик яки психотроп матдәләр булган аерым эре күләмдәге үсемлекләр өчен Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының гамәлдәге маддәсен Россия Федерациясе Хөкүмәте раслый.

    – Югарыда бәян ителгән җәзалар эйфория китереп чыгарган матдәләрне сату максатыннан кулланмаган очракта бирелә.

    Әгәр монда сату максат итеп куелган икән, җәза бирү бөтенләй башка маддә буенча гамәлгә ашырыла һәм  хөкем ителүче гомерлек җәзага тартыламы?

    – Шуны белергә кирәк,  “сату“ төшенчәсе матди бүләкләүне үз эченә алмаска да мөмкин. Кулга алынган зат наркотик матдәләрне башка гражданнарга бушлай биргән очракта да, наркотиклар тараткан өчен җинаять җаваплылыгына тартыла.

    РФ ҖКның наркотикларга бәйле маддәләре үтә дә  кырыс.

    – Әгәр кеше үз гаебен таныса һәм тикшерүчеләр белән теләп хезмәттәшлек итсә?

    – Канунда каралган үзгәрешләр нигезендә ул  җиңелчәрәк җәза алырга яки җәзадан тулысынча азат ителергә мөмкин. Наркотик средстволарны үзе теләп тапшырган һәм  аларның канунсыз әйләнешен ачуда яки аны кисәтүдә, бәян ителгән җинаятьләрне кылган кешеләрне ачыклау һәм җинаять юлы белән табылган мөлкәтне табуда актив хезмәттәшлек иткән зат моңа охшаш гамәл кылганы өчен җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

    Моның өчен алдан тикшерүләр һәм сорау алулар үткәргәндә тикшерү органнарына  ирекле ярдәм итү өчен килешү төзергә кирәк. Судка кадәр алып барылган килешү РФ ҖПКның 317.1 маддәсе кысаларында рәсмиләштерелә.

    Әгәр сез канун бозучыларның эзләренә төшүгә һәм җинаять юлы белән кулга төшерелгән мөлкәтне эзләүгә юнәлдерелгән конкрет гамәлләрне башкару буенча үтенечнамәне прокурор исеменә яздыгыз икән, җәзаны йомшарту өчен сез күрсәтелгән барлык шартларны да үтәргә тиеш буласыз.

    Үтенеч язуы кулга алынган зат һәм аның яклаучысы тарафыннан имзаланырга тиеш. Ул прокуратурага җинаять эшен алып баручы тикшерүче аша тапшырыла. Бу вазифаи зат гамәлдәге мәсьәләне өч көн дәвамында карарга, уңай карарлар кабул итәргә яки, дәлилләргә нигезләнеп, аннан баш тартырга хаклы.

    Баш тарту турындагы карар белән риза булмаганда, югары органнарга шикаять бирергә була. Хөкемдар, үз чиратында, килешү төзегәннән һәм аның шартларын үтәгәннән соң,  җәзаны җиңеләйтә яки җәзадан тулысынча азат итә ала. Әлеге очракта максималь җәза РФ Җинаятьләр кодексында билгеләнгән җәзаның өчтән ике өлешен тәшкил итә ала.
    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: