Аксубаево
  • Рус Тат
  • Наркотикларга каршы сәясәт буенча фикер алыштылар

    Районда наркотикларга каршы комисссия эшенә нәтиҗә ясадылар.

    Район башлыгы Камил Гилманов утырышны ачканда, тискәре гадәтләргә бирешә торган яшүсмерләр һәм яшьләр игътибар үзәгендә булырга тиешлеген азсызыклап үтте. 

    - 2019 елның өч ае нәтиҗәләре буенча наркотик матдәләр саклау сферасында бер җинаять эше ачыкланды. Әлеге зат җинаять җавплылыгына тартылды, бер гражданга врач күрсәтмәсеннән башка составында наркотик матдә булган препарат кулланганы өчен җәза бирелде. Интернет челтәрендә район халкы тарафынннан наркотик матдәләр сурәтләнгән рәсемнәр куюның өч очрагы ачыкланган.

    Әлеге кешеләрнең һәрберсенә бишәр мең сум күләмендә штаф салынды.  Район үзәк хасатаханәсендә наркотиклар куллану буенча 17 кеше профилактик исәптә тора, шуларның дүртесе диагностикадан читләшә, - дип исәп тотты полициия начальнигы Илназ Зәйдуллин. 

    Аксубай район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Әхмәтшин, наркомания һәм токсикомания авыруларының күрсәткеченә тәэсир итүче факторларның берсе булып, районда балалар һәм яшүсмерләр арасында дәвалауга беренче мәртәбә мөрәҗәгать итүчеләр саны кимүе тора, дип белдерде. Бу  наркологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булмавы, һәр көнне табиб –нарколог кабул итүе булмавы  һәм ата-аналарның балаларының составында  наркотик матдәләр булган препаратлар куллану фактларын яшерүе  белән бәйле. 

    Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Яр Чаллы шәһәрендәге наркология диспансеры базасында балигъ булмаган 15-17 яшьлек гражданнарга стационар наркологик ярдәм күрсәтү өчен урыннар бүлеп бирде.

    Өлкәннәргә квалификацияле ярдәмне Түбән Кама наркология диспансерында алырга мөмкин. Районның наркотикларга каршы комиссиясе секретаре Радик Канафин билгеләп үткәнчә, муниципаль берәмлектә 2019 нчы елга наркотикларга каршы эш планы һәм аны тормышка ашыру чаралары, шулай ук   Аксубай үзәк хастаханәсе белән берлектә балигъ булмаган яшүсмерләр эше буенча да  эш планы төзелгән.

    Район башлыгы Камил Гилманов утырышка йомгак ясап, районда наркоманиягә каршы профилактика эшенең яхшы оештырылганлыгын, әмма эшне тагын да көчәйтергә кирәклеген җиткерде.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: