Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырылды

2022 елгы чәчү кампаниясендә ирешкән уңышлары өчен районның иң нәтиҗәле механизаторлары район җитәкчелегеннән бүләкләр һәм премияләр алдылар.

Район башлыгы Камил Гилманов «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторлары Инсаф Сөләймановка, Ришат Гатинга, Илнур Әфләтуновка, Рәмис Гиматовка Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу игенчеләр авыл хуҗалыгы предприятиесенең механизаторлар коллективында иң алдынгылары. Алар урыпҗыю кампаниясендә дә, туфрак эшкәртүдә һәм чәчүдә дә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

– Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт, алга таба да хезмәт уңышлары телим, – диде Камиль Гилманов, алдынгыларга бүләкләр тапшырып.

Механизаторларны бүләкләргә лаек булулары белән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов «Волга-Селект» ҖЧҖ идарәчесе Иршат Хәнифов котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев