Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мюдлыларга һәм мокшинолыларга күперләр кирәк

Районда советларның йомгаклау утырышлары төгәлләнде.

Соңгысы Мюд авыл җирлегендә үтте. Мюд авыл җирлеге составына җиде торак пункт керә, территориядә 1292 кеше яши. 2020 елда җирлектә 6 бала туган, 27 кеше вафат булган, 2019 елда 13 нарасый туган, 18 кеше бакыйлыкка күчкән.

Җирлек территориясендә 158 баланы колачлаган «Рябинка» балалар бакчасы, «Татар Сөнчәлесе мәктәп-балалар бакчасы» һәм В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбе эшли. Хисап елында Иске Мокшино мәктәбендә «Мәгариф» милли проекты тормышка ашырылган, «Үсеш ноктасы» кысаларында мәктәптә 1,2 млн. сумга өч кабинет ремонтланган.

Җирлектә сәламәтлек саклау өлкәсендә өч ФАП эшли, мәдәни ялны дүрт мәдәният учагы һәм китапханәләр гамәлгә ашыра.

Территориядә инвестор «Аксу-Агро» агрофирмасы эшчәнлек алып бара. Җир пайлары милекчеләре белән аренда килешүләре төзелгән, узган ел агрофирма аренда өчен 1810316 сум акча бүлеп биргән. Җирлек башлыгы Татьяна Зюзина билгеләп узганча, кабул ителгән социаль икътисади үсеш стратегиясенең мөһим өстенлекләрннән берсе булып авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү тора.

Җирлектә «Гришоков В.П.», «Самойлов Д.Н.» «Минһаҗев Ф.Г.», «Авдеев В.М.», «Самаренкин А.К», «Елауркин А.П» КФХлары эшчәнлек алып бара. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 539 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 262се савым сыеры. Алты баштан артык сыер асраучы шәхси йорт хуҗалары да бар. Моңа дәүләт ярдәме белән ирешелә – ветеринария чараларына, сыерлар, кәҗәләр өчен азык сатып алуга бүлеп бирелгән субсидия акчасы 932100 сум, атлар асрау һәм азык сатып алуга 57000 сум тәшкил иткән.

Җирлектә сөт җыю белән шәхси эшмәкәр Карандаев шөгыльләнә, халык көненә уртача 950шәр литр сөт тапшыра. Халыкның сөт тапшырудан кергән еллык табышы җиде миллионнан артык тәшкил иткән.

2020 елда җирлек Пионер поселогында балалар мәйданчыгы төзү өчен «Ритэк»тан йөз мең сумлык грант откан. Аны төзү быел тормышка ашырылачак. Троицк чиркәвендә депутат Юрий Матросов җитәкчелегендә хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр акчасына газ котельные төзелгән.

Җирлек территориясендә 5 суэтем башнясы эшли. Скважиналарга хезмәт күрсәтү җирлек  исабына башкарыла – 2020 елда Иске Мокшино авылында тирәнлек насосын алмаштырганнар. Җирлектә каты көнкүреш калдыкларын җыю инде икенче ел оештырыла, тик контейнерлар бишәү генә, нигездә, чүпне капчыкларга тутырып җыю оештырылган.

Үзара салым акчасы хисабына торак пунктлар урамнарына 1200 метрдан артык озынлыкта юл салынган. Ахматка авылы эчендәге юлларга салу өчен вак таш сатып алынган һәм халык аны үз көче белән түшәгән. Ахматка һәм Понамаревка авылларына кадәр вак таш җәелгән юл төзү җирлек өчен баш бәласы булып кала бирә. Иске Мокшинода һәм, гомумән, Мюд авыл җирлегендә төзекләндерү һәм халыкны эш белән тәэмин итүдә Анатолий Самаренкин гаять зур өлеш кертте һәм гөмбә үстерү хуҗалыгын җәелдереп, якташларына эш урыннары булдыруны дәвам итә.

2020 елда Анатолий Константинович Иске Мокшино авылында буаны чистарту инициативасы белән чыкты һәм район башлыгы Камил Гилманов ярдәме белән буаны чистарту эшләре авыл торак пунктларын төзекләндерү программасы хисабына башкарылды, программага финанслау 9 000 000 сум тәшкил иткән.

Гомумән алганда, район башлыгы Мюд авыл җирлеге эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип тапты, әмма халыкны үзара салым акчасын җыюда активрак булырга чакырды. Җирлекне төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен Николай Степанов, Петр Андриянов, Илшат Әскәров рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Халыкны Мюд авылында Сөлчә елгасы аша (Лесная урамы) һәм Мокшино авылында (Заречная урамы) күперләр төзү, шулай ук Мюд җирлеген “Чиста су” программасына кертү мәсьәләләре борчый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев