Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мюд ындыр табагы уракка әзерләнә

    «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесенең «Мюд» филиалы ындыр табагында алда торган урып-җыю сезонына әзерлек тулы куәтенә бара.

    Басуларда урып-җыю кампаниясе башланырга да күп вакыт калмады. Уракка төшкәнче барлык ындыр табаклары да яңа уңыш ашлыгын кабул итүгә әзер булырга тиеш.

    «Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд-Үзи» бүлекчәсендә хезмәтчәннәр ындыр табагын тәртипкә китерәләр. Иң мөһим техник объектларны – сортларга аеру машиналарын, ашлык чистарту, төяү агрегатларын ремонтлау төгәлләнеп килә.

    Әлеге эшләр белән машинистлар Рамил Сидуллин, Аркадий Наумов, Николай Ихтонов, Владимир Петров, шулай ук ярдәмче хезмәткәрләр Юрий Иванов, Владимир Молоткин, эретеп ябыштыручы Ринат Ханиев шөгыльләнә. Руфия Вафина, Лилия Исламова, Илсөяр Исламова территорияне тәртипкә китерәләр. Барлык хезмәткәрләр – җирле халык.

    Эш көне иртәнге сәгать җидедән кичке сәгать дүрткә кадәр дәвам итә. Бу урып-җыю эшләре башланганчыга кадәр генә шулай, аннары график бөтенләй башка булачак. Ындыр табагы зур мәйдан били, берничә объекттан тора.

    Урып-җыю сезонына әзерлек җәй башыннан ук башланды. Бүгенге көнгә орлык складлары чистартылган, ашлык партияләрен кабул итүгә әзер.

    Ябык ындыр табагында да тәртип: икмәк бушатылачак өслек чүп-чардан чистартылган, Надежда Матвеева җитәкләгән йөк автомобильләрен үлчәү бинасы диварлары да агартылган.

    Ындыр табагын урып-җыю чорына әзерләү барышына Россельхозүзәкнең Аксубай бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин яхшы бәя бирделәр.

    – Орлык материалының сакланышында ындыр табагының торышы мөһим, – дип билгеләп үттеләр алар. – «Мюд» филиалында ул ашлыкны кабул итү, эшкәртү буенча барлык таләпләргә туры килә.

    «Мюд» бүлекчәсендә бөртекле культуралар 7 мең гектарга якын мәйдан били.

    – Бу ел игенчеләр өчен уңайлы, – дип уртаклашты бүлекчәнең баш агрономы Фәрхәт Сәмигулов. – Быел бөртекле культуралардан яхшы уңыш көтәбез. Игенчеләр дә тырыштылар, дым да җитәрлек иде. Шуңа күрә без зур уңышка исәп тотабыз.

    Ындыр табагында тәҗрибәле, җаваплы, әлеге моментның мөһимлеген аңлаган кешеләр эшли. Һәркем үз бурычын белә. Яңа уңыш ашлыгын кабул итәчәк бригадалар билгеләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: