Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәйданда бала-чага

Үткән атнада Аксубай районында Иске Кыязлы авылында, табигатьнең иң гүзәл почмагында  II зональ мөселман балалар Сабан туе узды.

Республикада мөселман балалар Сабан туе 4 зонада уза, шуның берсе бездә үтә. Аксубай мөселман балалар Сабан туе бөтен Кама аръягы зонасын берләштерде (анда 8 район катнашты).

Бәйрәмгә күпсанлы кунаклар агылды. Алар арасында ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ТР МДН Аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Аюпов, Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов, Чирмешән районы имам-мөхтәсибе Минсәгыйр хәзрәт Миншин, Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһат хәзрәт Минсәгыйров, Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев та бар иде. Шулай ук мөселман балалар Сабан туенда ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Хәйруллин исемендәге хәйрия фонды рәисе Ирина Волостнова, медицина фәннәре докторы Якуб Ибраһимов, Чирмешән АТП генераль директоры Рамил Айбатов, инвестор Алмаз Заһидуллин һәм башкалар кунак булды һәм актив катнашты.

Чарада 100дән артык бала һәм яшүсмер катнашты, ә мәйдан 1000нән артык кешене үзенә җыйды.

Бәйрәмне ТР МДНнең Көньяк төбәге  казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров Коръән сүрәсен укып ачты.

– Без  икенче тапкыр әлеге бәйрәмдә балаларны, үсмерләрне, дәрәҗәле кунакларны күрүебезгә бик шат, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – Әлеге бәйрәм үсеп килүче буынга аралашу мөмкинлеге бирә. Дини кануннар буенча үсеп килүче буынга югары максатларга ирешүдә, яхшылык белән начарлыкны аңлауда һәм гүзәллекне күрә белүдә нәкъ менә шундый бәйрәмнәр импульс бирә. Безнең район күп милләтле, без аңлашып, дус-тату яшибез, бер-беребезнең конфессияләрен хөрмәт итәбез. Ә бүген барыгызга да яхшы кәеф телим.

ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да җыелучыларны бәйрәм белән котлады.

– Балалар мөселман Сабан туеның максаты – балаларны һәм яшьләрне милли мәдәни нигезләргә җәлеп итү, традицион рухи-әхлаки кыйммәтләрне саклау, – дип белдерде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

ТР МДНнең Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров җыелучыларга катнашулары өчен рәхмәт белдерде, бәйрәм белән котлады һәм бәйрәм ярдәмчеләренә һәм иганәчеләргә бүләкләр тапшырды.

Аннан соң мәдәният бүлеге җитәкчелегендә район мәдәният йорты һәм Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре оештырган бәйрәм концерты бешланды.

Сабан туена хас йола буенча, мәйданга беренче булып  үзләренең атлары белән узышчылар үтте. Узышларда 7 ат катнашты. “Цыганка“ кушаматлы ат (хуҗасы Николай Охотников) беренче урын яулады, “Бунтарь“ кушаматлы ат (хуҗасы Радис Камалиев) һәм “Алина“ кушаматлы ат (хуҗасы Илгизәр Шәфигуллин) икенче һәм өченче урыннарны үзара бүлештеләр.

Концерт программасы белән бергә  традицион уеннар – капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, баганага менү һ.б. төрле уеннар башланды. Балалар уеннарда теләп катнаштылар, ә җиңүчеләр бүләкләр алдылар.

Шул ук вакытта кунаклар районның халык осталары күргәзмә рәтләрен әйләнеп уздылар, монда ук халык кәсепләре буенча мастер-класслар узды. Кунакларны чәй һәм милли ашлар белән сыйладылар. Мәгариф бүлеге, музей һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре үзләреннән өлеш керттеләр. ә мәйдан тирәсендә халык сату итте.

Төшке намаз вакыты җитте. Имамнар, мәхәллә кешеләре, кунаклар, балалар Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендә мәйданда ук намаз укыдылар.

Намаздан соң җитди спорт ярышлары башланды. Күпләр үзләрен гер күтәрүдә сынап карарга булды. Шулай, яшүсмерләр арасында Рәфис Бикушев беренче урын алды, Эдуард Билалов – икенче һәм Айназ Гатауллин өченче булдылар. Имамнар арасында гер күтәрүдә Илнур Сәйфуллин беренче булды, Йосыф Мортазин – икенче, Равил хәзрәт Зөфәров  һәм Рөстәм хәзрәт Әхмәтов өченче урын алдылар. Армреслинг буенча Рәфис Бикушев җиңүче булды, Инсаф Хамәтшин һәм Эдуард Билалов икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Аннан ары традицион милли көрәш ярышлары барды. Ул иң көчле көрәшчеләрне билгеләде. Шулай, 30 кгга кадәр авырлык категориясендә Ильяс Вафин, Инсаф Насретдинов, Алмаз Сруров җиңүчеләр булдылар. 40 кгга кадәр авырлык категориясендә Илдус Камалов, Илгиз Сруров, Хәким Кадыйров җиңүчеләр булдылар. 50 кгга кадәр авырлык категориясендә Илгиз Хәмидуллин, Хәлид Нурмәтов, Илһам Сөләйманов иң көчлеләр булдылар. 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Данил Зәйнуллин, Руфил Кыямов, Илнур Шамазов җиңүгә ирештеләр. 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рәҗәп Мифтәхов, Рәфис Бикушев, Илназ Гомәров җиңүчеләр булдылар. 70 килограммнан артык авырлык үлчәмендә Илсаф Сәйфуллин – беренче, Илнур Камалов – икенче һәм Инсаф Хамәтшин өченче булдылар.

18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Рәшид Сибгатуллин, Самат Гайнуллин, Рузил Кыямов  җиңүгә ирештеләр. Ә имамнар арасында Илдус Вафин һәм Йосыф Мортазин җиңүчеләр булып танылдылар. Ике җиңүче-чемпион тәкә алдылар. Кунаклар арасында Рәшид Сибгатуллин һәм аксубайлы Илсаф Сәйфуллин.

Район башлыгы Камил Гилманов һәм имам мөхтәсиб Равил хәзрәт Зөфәров җиңүчеләргә призлар тапшырдылар һәм киләчәктә дә уңышлар теләделәр.

Бәйрәм Равил хәзрәт Зөфәровның дога укуы белән  төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев