Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәйдан хуҗаларын җиңделәр

    Аксубай спортчылары Чулпан авылы татамисында җиңү яуладылар.

    Нурлат районында Татарстанның атказанган механизаторы, күп тапкыр Сабан туеның баш батыры булган Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Хәбибуллин истәлегенә билбау көрәше буенча республика турниры үтте.

    Кагыйдә буларак, әлеге абруйлы ярышларда Татарстаннан һәм якын-тирә төбәкләрдән көрәшчеләр катнаша. Бу юлы 2001-2003 елларда туган малайлар һәм кызлар көч сынашты.

    Безнең көрәшчеләр Ольга Шугаева (1 нче Аксубай мәктәбе), Шәрбәннән Ильяс Вафин, Түбән Татар Майнасыннан Ильяс Хәбибрахманов һәм Илдус Камалов үзләренең авырлык үлчәмендә беренче урыннарны алдылар. Икенче урында Станислав Гаврилов, Андрей Андреев һәм Әдилә Садыйкова (3 нче мәктәп). Татамида уңышлы көрәш аксубайлыларга беренче гомумкоманда урынын яулау мөмкинлеге бирде. Билбау көрәше буенча Халыкара федерация Генераль секретаре, ТРның билбау көрәше Федерациясе башкарма директоры, Советлар Союзының спорт мастеры Хәбир Хәбибуллин Аксубай районының көрәшчеләр мәктәбенә һәм тренер Александр Скворцов хезмәтенә югары бәя бирде. Безнең спортчылар медальләр һәм кубоктан тыш, акчалата премиягә дә ия булдылар.  
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: