Аксубаево
  • Рус Тат
  • Музейда шагыйрь рухы

    26 нчы апрель көнне Аксубай туган якны өйрәнү музеенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган “Без – тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

     Кичәне  “Ак калфак” татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасының Аксубай районы бүлеге җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова оештырды.

    Кичәгә килгән районыбызның асыл ханымнары Тукай шигырьләрен укыдылар, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган фильм карадылар. Бу кичә чарада катнашучылар күңелендә искиткеч җылы хисләр калдырды.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: