Аксубаево
  • Рус Тат
  • Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре хөрмәтенә Казанда митинг узачак

    Мемориаль акциядә шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова катнашачак.

     

     25 августта Казанда Муса Җәлилне һәм аның сугышчан иптәшләрен искә алу көненә багышланган мемориаль митинг узачак. Чара шагыйрь һәйкәле янында 1нче май мәйданында оештырыла. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Акция 12.00 сәгатьтә башлана һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә дәвам итәчәк, анда әдәби-музыкаль кичә узачак.

    Истәлекле чараларда татар әдәбияты классигының кызы Чулпан Җәлилова катнашачак. Чарада шулай ук «күренекле галимнәр, әдәбият белгечләре, язучылар һәм шагыйрьләр шагыйрь истәлегенә үз әсәрләрен укыячак», диелгән хәбәрдә.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: