Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Муниципалларның хезмәт хакы артачак

Аксубай районы Советы утырышында муниципаль хезмәткәрләрнең эш хакын арттыру турында фикер алыштылар.

Аксубайда ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашында район Советының утыз сигезенче утырышы узды.

Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Депутатлар җирлекләрнең җирле үзидарә органнары һәм муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру тәртибен тикшерделәр.

Көн тәртибенә муниципаль хезмәткәрләргә айлык акчалата бүләкләүләр, вазыйфаи окладлар, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләмен, үзәкләштерелгән бухгалтерияләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең, башкарма комитетларның баш хисапчыларының һәм бухгалтерларының, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә эш хакы түләү буенча Бердәм тариф челтәре кагылмый торган аерым бюджет тармагы оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру мәсьәләләре кертелде.

Утырыш иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы белән илебез мәдәниятен үстерү һәм саклауга керткән шәхси өлеше өчен массакүләм тамашалар режиссеры Надежда Мишина һәм җырчы-артист Татьяна Обаськина "Мәдәнияттәге казанышлар өчен" билгесе белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы белән мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен Яңа Дума авыл мәдәният йорты методисты Илхат Фәизовка Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев