Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Муниципаллар – көчлеләр арасында

Район командасы Байлар Сабасында үткән ТР муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол буенча Спартакиадасында катнашты.

Ярышларда республика районнарыннан ел саен беренчелекне яулап килгән иң амбициоз 18 команда катнашты. Аксубай районы муниципаль хезмәткәрләре  җыелма командасы мондый ярышларда беренче тапкыр катнашты һәм уңышлы чыгыш ясау өчен бөтен көчен бирде. Нәтиҗәдә безнең хатын-кыз вәкилләр ТРның иң көчле сигез командасы арасына керделәр.

Алар Менделеевск командасын зур исәп белән җиңделәр, ярыш призерлары булган кукмаралыларга һәм Мамадыш командасына билгеләнешкә ия булмаган нәтиҗә белән оттырдылар. Волейбол мәйданчыгында безнең район данын төрле муниципаль тармак  хезмәткәрләре яклады: Эльмира Крайнова (команда капитаны), Зифа Ядгарова, Зилә Хәмидуллина, Светлана Пайдуганова, Лилия Сафиуллина, Ирина Николаева һәм Ләйлә Шәйхетдинова.

 – Аксубай командасы мәйданда яхшы уен күрсәтте, – дигән фикерен җиткерде муниципаллар волейбол командасы тренеры Радик Канәфин. – Республикада иң көчле сигез команда арасында булу – безнең өчен шәп  нәтиҗә. Алга таба да уен күнекмәләрен һәм методикасын өйрәнәчәкбез. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, район җитәкчелеге волейболчы хатын-кызларны Аксубай районы эмблемасы төшерелгән бертөсле өс һәм аяк киеме белән тәэмин итте. Безнең спортчылар уртак фонда аерылып тордылар:  нәтиҗәле уйнадылар да, киемнәре дә килешле иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев