Муниципаллар иң яхшы унлыкта
Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Зәйдә чаңгы ярышлары узды.
Ярышларда республиканың барлык районнарыннан спортчылар катнашты. Һәр районның җыелма командасы составында дүрт катнашучы: ике хатын-кыз һәм ике ир-ат. Хатын – кызлар бер километр, ир-атлар өч километр араны үттеләр.
Безнең район данын республика чаңгы ярышларында Владимир Кононов, Борис Соломонов, Ирина Николаева һәм Кристина Кондратьева яклады. Аксубай вәкилләре лаеклы чыгыш ясадылар. Алар икенче төркемдә көчле унлыкка керделәр.
Фото с сайта aksubayevo.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев