Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Муниципаллар декларация тапшырырга тиеш

Ришвәтчелеккә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, шулай ук муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә тиешлеген искә төшерә.

Шулай ук  хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында да мәгълүмат бирү мәҗбүри. Мәгълүматлар РФ Президенты Указы белән бердәм  расланган керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмә нигезендә бирелә. 

–  Мәгълүматлар 2018 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге чорда 30 апрельгә кадәр тапшырылырга тиеш. Керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматларны тапшырмау яки дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар тапшыру законнарда каралган җаваплылык, хәтта ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән азат ителүгә дә китерергә мөмкин, –  дип кисәтә район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова.  

Районның рәсми сайтында “Ришвәтчелеккә каршы көрәш» бүлегендә «Хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия“   бүлекчәсендә керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәнең һәр бүлеген тутыру буенча  инструкциясен үз эченә алган методик тәкъдимнәр урнаштырылды. Нинди мәгълүматлар күрсәтелергә тиешлеге, шулай ук гаилә хәленә һәм мөлкәти хәлләргә бәйле мисаллар кертелүе дә  аныклана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев