Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Муниципаль хезмәткәрләр көч сынашты

Байлар Сабасында узган муниципаль хезмәткәрләр арасында мини-футбол буенча ярышларда 17 команда катнашты.

Футбол кырында район данын район башлыгы Камил Гилманов, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, административ комиссия секретаре Николай Камбулов, инфраструктура үсеше буенча бүлек җитәкчесе Илсур Хәмидуллин, башкарма комитетның икътисад бүлеге җитәкчесе Борис Соломонов, Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин, Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Александр Большаков, команда капитаны – район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов яклады.

Уйналган биш футбол матчы нәтиҗәләре буенча, Аксубай районы җыелма командасы 10 нчы урынны алды.

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев