Аксубаево
  • Рус Тат
  • Муниципаль берәмлекләр Советы грантлары акчасына Аксубай районы авыл җирлекләре тракторлар сатып алачак һәм торак пунктларны төзекләндерәчәк 

    Татарстанның муниципаль берәмлекләр Советы административ үзәк булып тормаган шәһәр тибындагы бистә нигезендә төзелгән авыл һәм шәһәр җирлекләренә 2019 ел өчен грантлар бирү бәйгесенә йомгак ясады.

    1 миллион ярымлык грантка ия булучылар һәм җиңүчеләр исемлегенә 173 муниципаль берәмлек, шул исәптән 173 авыл җирлеге һәм 3 шәһәр берәмлеге кергән. Алар арасында Аксубай районының дүрт җирлеге – Карасу, Трудолюбово, Яңа Аксубай һәм Яңа Кармәт авыл җирлекләре дә бар. 

    Конкурс шартлары буенча, грант акчалары территорияләрне үстерүгә – матди-техник базаны ныгытуга, социаль инфратармак объектларын, торак пунктларны төзекләндерүгә, торак пунктларда беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итүгә һәм башка иҗтимагый ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә юнәлдерелергә мөмкин. 

    Конкурс инде сигез ел үткәрелә, 2018 елга кадәр грант суммасы 1 миллион сум тәшкил итте, узган елдан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ул миллион ярымга кадәр артты. 2019 елдан бирле анда шәһәр тибындагы бистә нигезендә төзелгән, административ үзәк булып тормаган шәһәр җирлекләре дә катнаша ала – алар өчен грант суммасы 2 миллион сум тәшкил итә. 

    Бәйгене үткәрү вакытында 900 дән артык муниципаль берәмлек (898 авыл җирлеге һәм 6 шәһәр җирлеге) грант алды. 

    Муниципаль берәмлекләр Советы бәйгесе – җирле әһәмияттәге мөһим бурычларны хәл итү өчен өстәмә акча җәлеп итү алымнарының берсе. Грант алучы Аксубай районы авыл җирлекләре башлыклары сүзләренчә, бу – алга таба эшләү өчен зур стимул. 

    – Без бу акчага кышкы чорда юлларны карап тоту өчен кирәк булган трактор сатып алуга, төзекләндерүгә тотачакбыз, чөнки Трудолюбово авыл җирлеге территориясендә сигез торак пункт бар һәм алар барысы да бер -берсеннән ерак урнашкан, – дип шәрехләде Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Светлана Тарасова. 

    Җирлеккә трактор бик кирәк, чөнки быелга кадәр муниципалитет кар чистарту һәм башка хуҗалык эшләре өчен шәхси тракторларны үзара салым акчасы белән исәп-хисап ясап җәлеп итәргә мәҗбүр иде. Үз техникасы исә, акчаны янга калдырырга, аларны башка мөһимрәк эшләрне хәл итүгә юнәлтергә ярдәм итәчәк. 

    Яңа Кармәт авыл җирлеге депутатлары советы тарафыннан грант акчасын су башнясы сатып алу, юлларны ремонтлау һәм төзекләндерү, контейнерлар сатып алу һәм каты көнкүреш калдыклары җыю өчен мәйданчыклар төзү өчен куллану турында карар кабул ителгән. Бу җирлек составына дүрт – Яңа Кармәт, Рус Кармәте, Яңа Дума,

    Индустриаль торак пунктлары керә. Җирлек территориясе 85 кв. кмга якын, биредә 998 кеше яши. Җирлек башлыгы Илнур Шакиров сүзләренә караганда, грант акчалары Рус Кармәтендә су проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк – бу авылда су башнясы күптән инде алмаштыруны таләп иткән. Думада каты өслекле юлны ремонтлау планлаштырыла, Яңа Кармәттә юл эшләрен оештыру өчен вак таш, барлык авыллар өчен чүп контейнерлары сатып алыначак. 

    Яңа Аксубай авыл җирлегендә дә җирлек ихтыяҗлары өчен асылмалы җиһазлы трактор сатып алырга ниятләнә. 

    – Мин эшләгән унбиш ел эчендә бу авыл җирлеге өчен беренче һәм бердәнбер мөһим булган сизелерлек ярдәм, – дип бүлеште, шатлыгын яшермичә, авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин. Җирлек территориясендә 1230 кеше яши, ведомство карамагындагы территориядә – дүрт торак пункт. 

    Карасу авыл җирлегендә дә акчаны трактор сатып алуга тотачаклар. Авыл җирлеге башлыгы Фәнгат Идиатуллин сүзләренә караганда, юллар – кешеләрнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен иң мөһиме. Җирлек аларны төзекләндерүне ел саен үзара салым акчасына башкара. Быел гына да Карасу торак пунктында 1,5 километрга якын урам юлларына вак таш салыначак. Шулай ук авыр техника да кирәк, юллар төзү һәм тигезләү өчен генә түгел, аларны кышын кардан чистартып тору өчен дә.

    Грант чараларын куллану урыннары бәйгегә гаризалар биргәндә үк катнашучылар тарафыннан билгеләнгән. Әмма җиңүче булу өчен эштә иң яхшы күрсәткечләргә ирешү җиңел түгел. Җирлек башлыклары күп кенә критерийлар буенча «имтихан» тотты: халык саны, бер кешегә керем, халык арасында эшмәкәрлекне үстерү, маллар саны, каты өслекле юллар озынлыгы һәм хәтта ведомство карамагындагы территорияләрдә кылынган җинаятьләр санына карап та.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: