Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мул уңыш көтелә

    «Идел-Селект» ҖЧҖ безнең районда иң яшь хуҗалык.

    Биредә эшләүче кешеләр турында газета ел ярым элек яза башлады.

    Язгы кыр кампаниясе, аның мөстәкыйль авыл хуҗалыгы предприятиесе буларак, беренче эше. Эшчәнлек юнәлеше - үсемлекчелек. «Идел-Селект» ның гомуми мәйданы 13600 гектардан артык. Участоклар районның төрле җирләренә таралса да, үзәк база Кәкре Күл авылы җирлегендә урнашкан.

    Биредә территорияне тәртипкә китерү, административ бинаны реконструкцияләү эшләре бара. Коллективта кырыктан артык кеше эшли. Арсеналда - 16 берәмлек техника, төрле модификацияле тракторлар, заманча туфрак эшкәртү агрегатлары, җылыткычлар, автомобильләр бар. 

    – Язгы чәчүне кыска агротехник срокларда үткәрдек, – дип шатлыгы белән уртаклашты «Идел-Селект» ҖЧҖ идарәчесе Иршат Хәнифов. - Чәчүдә механикалаштырылган звенолар көйле эшләде. Быел һава торышына зарлану гөнаһ - дым һәм җылылык җитәрлек булды. Бүген механизаторлар чәчүлекләрне карау белән мәшгуль - туфракка сыек һәм каты минерал ашламалар кертәләр. Шулай ук агрегатлар пар басуларында да чәчү эшләре алып баралар - горчица чәчәләр.

    Быел яз игенчеләр 3000 гектардан артык көнбагыш, 1158 гектар рапс, 2700 гектар бодай чәчкәннәр. Язгы культуралар бердәм күтәрелеп килә. Көзге культуралар 3240 гектарны тәшкил итә. Алар яхшы, югалтуларсыз кышлаганнар. Иршат Хәнифов билгеләп үткәнчә, 2019 ел уңышы саллы булыр дип уйларга нигез бар. 

    – Барлык чәчү комплекслары язгы кампаниядә бик яхшы эшләделәр, – дип ассызыклады Иршат Хәнифов. - Кемнедер аерып атау  дөрес булмас иде. Әмма үзйөрешле «Туман» сиптергечләре звеносы башлыгы Ленар Нуртдиновны билгеләп үтмичә кала алмыйм. Ул көнбагыш чәчүлегендә грануллы ашламалар керткәндә дә аерылып торды һәм хәзер үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткычлардан саклау буенча агрочараларда мәшгуль. Нәтиҗәлелек өчен, сиптерү эшләрен иртәнге сәгать җидегә кадәр үткәрәбез.

    Хуҗалык белән идарә итүче шулай ук үсемлекләрне тамырдан тукландыруда эшләүче тракторчы Александр Янилкинны да билгеләп үтте. Барлык агротехник процесслар баш агроном Илшат Гафиятов контроле астында үтә. Басуларда бөртекле культуралар өлгереп җиткәнче, үзәк базада ашлык кабул итү турында уйлыйлар инде. Ындыр табагына бөртек чистарткыч һәм орлыкларны агулау машиналары сатып алу планлаштырыла. Орлыкларны үзәк базадан башка җиргә ташымас, ә үз ихтыяҗларына ашлык салу өчен бина кирәк.

    Үсеш буенча планнар аз түгел әле, әмма җитәкче мондый тырыш коллектив белән бөтен хыялларны тормышка ашырып буласына ышаныч белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: