Мәсьәлә бер көндә хәл ителде
Безнең ишегалларында “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыру башланды.
Әмма, безнең Октябрь урамы, 25 нче йорт ишегалдында төзекләндерелгәннән соң да канализация проблемасы чишелмәгән булып калды. Безнең өч подъезд бер тармакка тоташтырылган иде, шул рәвешле аварияле хәлләр бер генә тапкыр килеп чыкмады.
Район башлыгы Камил Гилмановка һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямовка мөрәҗәгать иткәннән соң, без күтәргән мәсьәлә, өстәвенә, без көткәннән дә оперативрак, бер көндә хәл ителде. «Теплосетей» бригадасы эшне Мансур Сәхабетдиновның шәхси контролендә көн дәвамында төгәлләде.
Аңлаганнары һәм мәсьәләне ашыгыч рәвештә хәл иткәннәре өчен һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә.
Яшәүчеләр исеменнән педагогика ветераны Нина Кистенева.
Фото: архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев