Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәскәү каласына сәяхәт

    Мәктәп укучысына шәхес буларак үсү өчен, белем алу гына җитми.

     Дөньяны танып белү активлыгын арттыру максатыннан, безнең Түбән Майна урта мәктәбендә укучылар өчен Татарстанның тарихи урыннарына сәфәрләр даими оештырылып килә. Быелгы уку елында укучыларыбызны Мәскәү каласына алып бару планлаштырылган иде. Мәктәп балаларын ерак сәфәргә йөртү, әлбәттә, шактый катлаулы эш булып тора. Шуңа да карамастан, директор Насыйров Рафик абыйлары җитәкчелегендә, 26 нчы апрель көнне 3 укытучы һәм 22 укучыдан торган төркем белән юлга кузгалдык. 

    Район мәгариф идарәсе тарафыннан билгеләнгән автобус безне Казанның үзәгенә китереп төшерде.  Һава торышы яңгырлы булуга карамастан, ул көнне башкалабызда Тукайның туган көненә багышланган төрле чаралар уза иде. Без шулардан “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашуга ирештек. Аннан соң Татарстан Милли музее һәм КФУ-ның тарихи бинасы белән танышып чыккач, тимер юл вокзалына юнәлдек.

    Мәскәү безне кояшлы матур көн белән каршы алды. Безне көтеп торган гид Татьяна автобуска утыртып башкала буйлап сәяхәткә алып китте. Ул тарихи яктан истәлекле булган биналар, күперләр турында мавыктыргыч итеп сөйләп барды. Кызыл Мәйданны күрү белән күпләрнең хыялы тормышка ашты.

    Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар истәлегенә багышланган Җинү музей комплексы һәрберебезне сугыш авырлыклары белән күзгә-күз очраштырды. Биредә укучылар “Мәскәү янындагы контрһөҗүм”, “Ленинград блокадасы”, “Берлин өчен сугыш” диорамалары белән таныштылар, “Дан” залында сугышның төп вакыйгалары турындагы “Җиңүгә юл” 3D инсталляциясен карап тәэсирләнделәр. Сәфәребезнең беренче көне Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә төгәлләнде. Биредә без Океанариум, һәм әле яңа гына ачылган Космос павильонын карау бәхетенә ирештек. Диңгез төбендәге балыклардан алып, космик станцияләр, ракеталар, луноходларны күрү барыбыз өчен дә могҗизага тиң булды. 

    Икенче көнебез Останкино манарасына менүдән башланды. 337 метр биеклеккә ашкан сәяхәтебез безгә башкаланы уч төбендә кебек күрсәтте. Бу  күренешләрне балалар күңеле тиз генә онытмас.

    Останкинодан автобус белән Кремльгә юнәлдек. Дөньяның төрле илләреннән җыелган туристлар белән бергә илебезнең төп кирмәненә кердек. Кремль диварлары эчендә урнашкан музейлардан Корал палатасын карап чыктык. Биредә куелган затлы экспонатлар Рәсәй тарихының бар серләрен ачып салган кебек булды. 

    Укучыларны аеруча җәлеп иткән, кызыксындырган чара – Мәскәү, Лондон шәһәрләренең танылган гиды, элек КВН командаларының капитаны булган Олег Геннадьевич Петров белән квестта катнашу иде. Ярышта Кремль, Александр бакчасы, Кызыл мәйданның һәр һәйкәле белән уен аша таныштырылды. Әлеге танып-белү чарасында катнашу укучыларыбыз өчен рухи хәзинә дә, үрнәк алырлык өлге дә булды. 

    Аннан соңгы хәрәкәтебез Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә дәвам итте.  Рәсәй мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче ярдәмчесе Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин безне мәчет бинасы һәм андагы музей күргәзмәләре белән якыннан таныштырды. Мәчет каршындагы “Хәят” кафесында безнең төркем өчен Рәсәй мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин кушуы буенча сый-нигъмәтләрдән ташып торган зур табын әзерләнгән иде. Шулай хөрмәтләгәне өчен Равил хәзрәткә олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.   

    Сәяхәтебезнең  иң югары ноктасы – төнге Мәскәүне ресторан-теплоходта  күзәтү иде. Көне буе шәһәр урамын ураганнан соң ял итеп, өч сәгать дәвамында су өстендә тирбәлдек. Укучыларыбызга бу әкияти манзара булды. Тимер юл вокзалына барыр алдыннан автобус безне кабат Мәскәү урамнары буйлап йөртте. Сәфәребезнең соңгы чарасы данлыклы Иске Арбат урамы белән танышу булды. 

    Шулай итеп, нибары көн ярым дәвамында, бер минутны да әрәм итмичә, Мәскәүнең төп истәлекле урыннары белән танышып чыга алдык. Шундый тыгыз һәм нәтиҗәле программаны, алдан ук экскурсияләргә һәм автобуска  заказ биреп хәрәкәт маршрутларын билгеләмичә башкарып чыгу мөмкин булмас иде. Боларның барысын да Мәскәүдә яшәүче хөрмәтле якташыбыз Вәлиева Лилия Кирам кызы югары дәрәҗәдә оештырды. Экскурсияләр барышында үзе дә һәрвакыт безнең белән булып, вокзалга кадәр озата килде. Аның хезмәттәше Руслан кардәш, хәер итеп һәрберебезгә өчәр тапкыр юлда туклану өчен ланч-бокслар өләште. Лилия апаларына шундый тулы, мавыктыргыч итеп оештырган сәяхәт өчен олы рәхмәтләр әйтеп, апрельнең 29ы төнге 2дә туган якка кузгалдык.

    Мәскәү сәфәре бик матур узса да, гаиләләребезне, туган авылларыбызны сагынышып кайттык. Укучылар мавыктыргыч сәяхәттән тыш, тормыш өчен кирәкле булган күнекмәләр – чит шәһәрдә, вокзалларда, кунакханәдә, тимер юл транспортында үз-үзеңне тоту тәртипләрен үзләштерделәр. Гомумән алганда, сәфәребез һәр яктан да отышлы булды. Киләчәктә дә шундый сәяхәтләр даими булып торсын дигән теләктә калдык. 

     Фәнүзә Гафиятуллина, Түбән Татар Майнасы урта мәктәбенең татар теле укытучысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: