Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Мәскәү-Бөгелмә транзит»

Бөгелмәдә “АРТ Фестиваль – Роза җиле 2019“ балалар хәйрия фонды оештырган «Мәскәү –Бөгелмә транзит» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының сайлап алу туры узды.

Анда бөтен Татарстаннан һәм якын -тирә өлкәләрдән иҗади сәләтле балалар катнашты. Бу конкурста безнең районны район мәдәният йортының Венера Краснова җитәкчелегендәге «Денс-тайм» хореография төркеме һәм Марина Царегородцева укучылары Василий Петров, Варвара Панюкова һәм Марсель Вәлиуллин тәкъдим итте.

Әлеге башкаручылар Аксубай тамашачысына күптән билгеле – алар  район сәхнәсендә үткән  концертларда бер генә тапкыр чыгыш ясамадылар. Алар үз таланты һәм сөйкемлелеге белән бөгелмәлеләрне дә, конкурс жюриларын да таң калдырдылар.

Варвара Панюкова, Василиса Петрова - II дәрәҗә лауреат, ә Марсель Вәлиуллин –III дәрәҗә дипломант булды. Аксубай укучылары «Роза җиле» фестивалендә катнашудан бик зур тәэсирләр алдылар. Үзләрен дә яхшы яктан күрсәттеләр. Бу көн истәлеге итеп  балалар «Роза ветров»дигән конкурс кубоклары алып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев