Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәскәү белгечләре: Антитәнчекләр күп булса да ковидтан прививка ясатырга ярый

Белгечләр вакцинация алдыннан антитәнчекләргә тест ясап торырга да киңәш итми.

Антитәнчекләр саны күп булу коронавирустан вакцина ясатмау өчен күрсәтмә була алмый. Бу хакта Мәскәүнең коронавирус вазгыятен контрольдә тоту һәм тикшерү буенча оператив штабы хәбәр итте дип яза РИА Новости.

«Вакцинация ясату өчен чикләүне билгеле торган медицина күрсәтмәләре исемлегендә антитәнчекләр күрсәткече юк. Моннан тыш, хәзер кешедә иммунитет булдыру өчен җитәрлек антитәнчекләр күләмен исәпләүнең бердәм алымы, шулай ук антитәнчекләрнең вирусның мутацияләнгән штаммнарына яраклашу эффективлыгын һәм тизлеген бәяли торган система да юк», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук оперштабта вакцинация алдыннан антитәнчекләргә тест ясатырга киңәш итмиләр.

«Башка төрле прививкалар һәм ковидтан вакцина ясатыр алдыннан антитәнчекләргә тест ясау киңәш ителми һәм мәҗбүри түгел. Прививка ясатканчы табиб стандарт тикшерү уздыра, махсус тикшеренүләр кирәкми», — диелә хәбәрдә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев